+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Май 2024, 15:15

Чишмәләр яшәү көче бирә

Бакалы районының Камай авылында борынгы чишмә төзекләндерелде.

Чишмәләр яшәү көче бирәЧишмәләр яшәү көче бирә
Чишмәләр яшәү көче бирә

Чишмә – чисталык, сафлык билгесе. Алар элек-электән кеше йөрмәгән җирләрдән бәреп чыгып, үзләренең саф, чиста, тәмле суы белән яшәешкә җан өргән. Бакалы районы да – чишмәләргә бай төбәк. Корыч авыл биләмәсендә генә утызлап чишмә бар. Соңгы елларда аларга зур игътибар бирелә – авыл халкы башлангычы һәм көче белән чишмәләргә яңа сулыш өрәләр. Менә узган ял көнендә Камай авылы халкы, кунаклар Мөхтәрулла чишмәсенең исем туена җыелды.

Чишмә ачу тантанасында Корыч авыл хакимияте башлыгы Илфак Маннапов, авылның имам-хатыйбы Мөнәвир хәзрәт Гыймазетдинов, Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашып, җыелучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

- Туган ягы белән һәрвакыт бәләнештә булган кеше генә бәхетле була. Камай авылы өчен янып, аның киләчәген уйлап яшәүче авылдашларыбыз бик күп безнең. Шуларның берсе – Наил абый Шәйдуллин. Ул гаиләсе белән Яңа Балыклы авылында яши. Сөекле әтиләренең изге васыятен үтәп, Наил Мәгъфурҗан улы һәм аның тормыш иптәше Рәсимә Фәһим кызы бик саваплы эшләр башкарып, шушы чишмәне төзекләндерү эшенә тотындылар. Былтыр алар чишмгә җиз самавыр кайтарып куйды. Ә быел тирә-ягын коймалап, биләмәгә чәчәкләр утыртты. Чишмәгә килүчеләр өчен өстәл һәм эскәмияләр белән беседка ясап куйдылар, - дип сүзен башлады әлеге чараны алып баручылар Гүзәл Рәшитова һәм Илвира Мәрданова, шушы изге эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп.

Рәсимә Фәһим кызы өчен дә бик кадерле бу чишмә – 45 ел элек яшь киленгә су юлын күрсәтергә нәкъ шушы чишмәгә алып төшкәннәр. Шуңа быел “Аек авыл” конкурсы чикләрендә Шәйдуллиннар, авылны төзекләндерү буенча байтак файдалы эшләргә кушылып, шушы чишмәне төзекләндерү нияте белән авылдашларына мөрәҗәгать итә. Аларның идеясен авылдашлары хуплап ала һәм кул көче белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтә. Тәүгеләрдән булып аларның идеясен шушы авылда яшәүче Римма апа Гәрәева һәм аның балалары күтәреп ала. Эшләр ике ел дәвамында бара. Бу елларда изге эшкә кушылучыларның һәммәсен исемләп телгә алып, аларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде Рәсимә Фәһим кызы үзенең чыгышында.

Корыч авыл хакимияте башлыгы Илфак Маннапов соңгы 3-4 елда Камай авылында бик күп эшләр башкарылуын һәм аларның күбесе халык башлангычы һәм көче белән тормышка ашырылуын билгеләп, камайлыларга рәхмәтләрен җиткерде. Борынгы чишмәне яңартып, тәртипкә китерүдә актив катнашучыларга ул тантаналы шартларда авыл биләмәсе һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чишмәне тантаналы шартларда ачу хокукы чишмәне шундый күркәм төскә җиткерүдә бик күп көч салган Наил Шәйдуллинга һәм Марат Гайдуллинга бирелде. Әлеге борынгы чишмәнең тарихы да бик кызыклы, аның белән җыелучыларны Флидә Нуретдинова таныштырып үтте һәм ни өчен Мөхтәрулла исеме бирелүен ассызыклады.

Урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәшитова һәм “Ахирәтләр” клубы әгъзалары чишмәнең исем туена бай һәм эчтәлекле программа әзерләгән иде. Чишмәнең суын барлык җыелучыларга тәмләп карау мөмкинлеге булды. Алмалы көянтәсендә бизәкле чиләкләрен иңнәренә күтәреп, авылның чибәр кызы чишмәдән су алып менде. “Самавырны кем тизрәк кайната?” конкурсыннан соң кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Бәйрәм кунакларның чыгышлары, изге теләкләре һәм җыр-бию белән үрелеп барды һәм җыелучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Шунлыктан көннең бераз салкын булуы да сизелмәде.

Менә шулай, чишмәләрне төзекләндереп, авылның шәфкатьле ир-егетләре һәм уңган хатын-кызлары үз-үзләренә тере һәйкәл куя һәм авылның киләчәгенә дә өмет бирә. 

Камай авылы әллә ни зур түгел, бүген биредә нибары 140ка якын кеше яши. Шуңа карамастан, аларның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Менә шундый туган төякләре өчен янып-көеп яшәүчеләр булганда, чишмәләр төзекләндерелгәндә, авыл да яши әле.


Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас