Ленин урамы –─ Уфаның иң борынгы урамнарының берсе. Кайчандыр бу шәһәр чите булган. Тора-бара шәһәр үсә, киңәя, кечкенә урамнар башка шундый ук урамнар белән кушыла. Бүген Ленин һәм аның тирәсендәге кайбер урамнар архитектура һәйкәлләренә бай тарихи үзәкне хасил итә. Шәһәр халкының һәм туристларның иң яраткан урамнарының берсе ул, дисәк тә ялгышмабыз. Мең тапкыр йөрелгән, мең тапкыр каралган булса да, шәһәрнең 450 еллыгы алдыннан без аны тагын бер урап чыгасы иттек. Кайбер мәгълүматларны барларга Интернет ярдәмгә килде.
Ленин һәм Революцион урамнары почмагындагы данлыклы “Хрусталь” кибете бөтен республикага билгеле иде. Әлеге исемдәге кибет күптән юк инде, ләкин халык аны шулай дип атавын дәвам итә. “Хрусталь” урнашкан йорт 1964 елда төзелгән. Ул шуның белән үзенчәлекле, бу Уфада төзелгән беренче тугыз катлы йорт булган, өстәвенә, лифт белән. Моңа кадәр башкалада иң биек бина булып Черниковкадагы “восьмиэтажка”лар исәпләнгән, әмма аларда лифт юк.
Әйткәндәй, шушы тирәдәге тукталыш башта “Синтетика” кибете” дип аталган. Ул кибет юл аша биш катлы йортта урнашкан һәм нейлон күлмәкләр, капрон оеклар, болонья плащлар белән сәүдә иткән. Соңыннан аларны бөтен җирдә сата башлаганнар. “Хрусталь”ның сул ягындагы йорт 1956 елда төзелгән. Бу стильне “Сталин ампиры” дип атыйлар, әмма мондый төшенчә юк. Чынлыкта, дәүләт башлыгы архитекторларга һәм шәһәр төзүчеләргә дөньяда иң яхшы үрнәкләрне җыярга һәм кешеләр уңайлылыкта яшәсен өчен матур һәм иркен йортлар төзергә боерык биргән.
Ләкин тиздән күрсәтмә турында онытыла һәм төссез, бертөрле биш катлы йортлар төзелә башлый. Шул ук вакытта якында гына иң яхшы үрнәкләр дә булган: мәсәлән, 1910 елда төзелгән элекке коммерция училищесы (хәзерге Авиация техникумы) бинасы. Ул анда Коминтерн һәм Эшче-крестьян Кызыл армиясе Генераль штабы академиясе факультетлары урнашуы белән данлыклы.
Ленин урамы элек ничек аталган? XX гасыр башында аның бер өлешен ─Үзәк, ә икенчесен Лазарет урамы дип йөртәләр. Аннары ул тулаем Үзәк урам дип аталып йөртелә башлый. 1920 елларда аңа революционер, Уфаның беренче милиция һәм ЧК начальнигы Петр Зенцов исеме бирелә. Зенцов үзенең тиңсез батырлыгы һәм намуслылыгы белән билгеле. 1920 елда Төньяк Кавказга командировка вакытында ул засадага эләгә. Авыр яралана, әмма соңгы сулышына кадәр дошманнарга каршы алыша... Аны Уфада җирлиләр: матәм чарасы ЧК урнашкан Октябрь революциясе урамыннан хәзерге Якутов исемендәге паркка кадәр сузыла. Яугир паркта Туганнар каберлегендә соңгы сыену урынын тапкан.
Шушы урамдагы Ленин йорт-музее 1941 елның гыйнварында ачылган. Монда балаларны октябрятка, пионерга, комсомолга тантаналы рәвештә кабул иткәннәр. Без мәктәптә укыган вакытта Мәскәүдә, Казанда, Смоленскта һәм башка шәһәрләрдә булсак та, ни өчендер Уфага алып бармыйлар иде. Югыйсә, республикабыз башкаласын ныграк белергә тиеш булганбыз бит инде. Юл хакы да алай ук зур түгел. Шуңа да Ленинның Уфадагы музеен студент елларында гына күрергә насыйп булды. Бу йортта Ленин булган, дип сөйләделәр. Әмма үзгәртеп кору елларында туган якны өйрәнүчеләр моның дөреслеген шик астына алды.
1900 елның февралендә ирле-хатынлы Владимир Ульянов белән Надежда Крупская Уфага киләләр: Владимир Ильичның Шушенскийдагы сөрген срогы тәмамлана, ә Надежда Константиновнага сөргеннең калган өлешен үтәргә кирәк була. Моның өчен Уфа сайлана. Башта алар Пушкин урамындагы номерларда яши, ә аннары Надежда Константиновна хәзерге Крупская урамында урнаша, һәм шунда бөтен сөрген срогын үткәрә. Бу йорт сакланмаган.
Ә хәзер музей булган йортны Надежда Константиновна шул ук елның җәендә бирегә пароходта Владимир Ильичның әнисе, сеңлесе һәм ул үзе кымыз эчәргә килгәндә тукталу өчен сайлаган. Уфага килүенең ике сәбәбе булган. Шәхси сәбәп Владимир Ильичның туганнарының аның хатыны белән танышуга бәйле: ир белән хатын бала тудыруны планлаштыра, әмма нәкъ менә Уфада Надежда Константиновна беркайчан да әни булалмаячагын белә. Һәм сәяси сәбәп –─ Ульянов урындагы революционер-марксистлар белән очрашырга һәм монда “Искра” гәзитен тарату пунктын булдырырга ниятли. Бу йортта Ульянов һәм Крупская Цюрупа, Свидерский, Якутов белән очрашканнар.
Ленин урамындагы күренекле биналарның берсе ─ “Башкирия” кунакханәсе 1939-40 елларда төзелгән. Аны “Европейская” дип атарга теләгәннәр, әмма нәтиҗәдә “Башкирия” исеменә тукталганнар. Сугыш вакытында биредә Коминтерн вәкилләре һәм алар арасында кызы Амалия белән Испания Компартиясе секретаре Долорес Ибаррури яшәгән. Алар янына яраланганнан соң улы Рубен килгән. 1942 елда ул Сталинградта һәлак була, аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шул ук кунакханәдә сугыш алдыннан урыс язучысы Николай Крашенинников үлгән. Аның нәсел җебе Камчатканы ачкан Крашенинниковка барып тоташа, ә үзе ─ бүген Дәүләт думасы депутаты Павел Крашенинниковның картәтисе.
Кунакханә каршындагы “Родина” кинотеатрын башта “Юбилейный” дип атарга теләгәннәр. Ул 1953 елда ачылган һәм иң яхшылардан берсе саналган. Монда өч зал була, оркестр уйный, креманкаларда туңдырма саталар. “Родина”да күп кенә танылган кунаклар катнашлыгында кинофестивальләр уза.
Кайчандыр аның янәшәсендә ике катлы йорт урнашкан. Сугыш вакытында биредә Климент Ворошиловның хатыны әнисе белән бергә эвакуациядә яшәгән. Уфага Климент Ефремович килгәнче, бу йортта беркем дә хатынның кем икәнен белмәгән, ул шулкадәр тыйнак ханым булган. Аларның балалары булмый һәм Ворошиловлар Михаил Фрунзе үлгәннән соң аның ике баласын — Тимур белән Татьянаны тәрбиягә ала. Тимур ─ Советлар Союзы Герое, һава тараны ясый һәм сугышта һәлак була, ә Татьяна Кызыл Армиянең химик саклану хәрби академиясен тәмамлый. Профессор, химия фәннәре докторы буларак, 1970 елларда Уфага халыкара симпозиумга килә. Ул быел гыйнварда 103 яшен тутырып вафат булган.
Ленин урамындагы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасы янындагы 9/11нче йорт конструктивизм стилендә төзелгән. Тышкы яктан ул паровозны хәтерләтә һәм бу очраклы түгел. “Бу йорт-коммуна. Анда кухня каралмаган, чөнки хатын-кыз да кеше, ул плитә янында түгел, ә ирекле булырга тиеш”, — дип аңлата моны экскурсоводлар. Биредә яшәүчеләр ашханәдә тукланган, монда шулай ук спорт залы булган. Иң кызыгы, бу – Уфада газга тоташтырылган беренче йорт. Соңыннан анда ашханә булдырганнар һәм коммунадан бернәрсә дә калмаган.
Ленин урамында трамвай боҗрага борылган урында, “дядя Миша”ның атаклы киоскы торган. Чынлыкта аның исеме Ниссел Латнер булган, һәм ул кышын һәм җәен иртәннән кичкә кадәр туңдырма саткан. “Кибетләрдә туңдырма юк, ә анда бар: ул товары бетү белән сөт заводы директорына барган, һәм аңа, ышаныч белдереп, складтан товар биргәннәр. “Родина”да сеанс тәмамлангач, барысы да шул якка трамвай тукталышына баралар һәм туңдырма сатып алалар иде. Анда пломбир, шоколадлы туңдырмалар була иде. Шунысы бар: кайчакта кайтарып бирергә бер-ике тиен акчасы гына булмады. Ә гомер көзендә ул үзенә “Москвич” машинасы сатып алгач, явыз телләр бу шул тиеннәрдән җыелган акчага алынгандыр әле, дип лаф орды…” ─ дип язалар Интернетта.
Миша абзый 1998 елда 82 яшендә вафат булды. Ул вакытта сатучыга һәйкәл кую турында күп сөйләделәр, ләкин болар барысы да сүздә генә калды. Уфа мэры булган вакытында Павел Качкаев та Ниссел Латнерга һәйкәл куярга тәкъдим иткән иде. Спонсорлар эзләү турында да игълан ителде. “Мин Миша абзыйны шәхсән беләм, ул вакытта институтта укыдым һәм аңардан туңдырма сатып ала идем, аеруча 12 тиенлеге ошый иде, ул шул вакытта ук легендар шәхес иде”, – диде Уфаның элекке мэры.
Миша абзый шәһәрнең символына әверелде, 2011 елда аның хөрмәтенә туңдырма аталды. Кызганычка каршы, бу туңдырманы чыгару туктатылган, ләкин сатучының исеме онытылмады һәм матур легендага әверелде.
Ә менә туңдырма сатучы каршыңдагы иң тәмле пончиклар саткан “Чәй” кибетен күпләр хәтерлидер. “Анда салфеткалар да, тәрәзәләрдә пәрдәләр дә юк иде, сатып алучылар кулларын сөртмәсен өчендер инде”, – дип язалар бу хакта. Ул пончикларның тәме һаман да тел очында әле.
Янәшәдә “Табак” кибете бар иде, анда папирус гильзалар һәм махсус машина ярдәмендә аларны тутыру өчен тәмәке сатыла иде. Ә элекке “Балалар дөньясы” кибете, аннан соң “Макдональдс”, хәзер исә “Вкусно и точка” тиз туклану учреждениесе урнашкан бина революциягә кадәр бертуган Крестовниковларныкы — Казаннан танылган сабын сатучыларныкы булган.
“Җиде кыз” фонтаны чагыштырмача күптән түгел генә төзелде һәм уфалыларның яраткан урынына әверелде. Аның янында матур сквер да бар. Каршында “Агыйдел” кунакханәсе урнашкан. Кайчандыр монда рәссам Михаил Нестеров туган һәм яшәгән йорт булган. Ул сакланмаган. Аның әтисе ─ һөнәре буенча икмәк сатучы, Кәрвансарайда кибет тоткан. Кибетләрдә сәүдә иткән сатучыларны “утыручылар” дип атаганнар. Булачак рәссамны да икмәк сатуга утырталар, ләкин аның моңа сәләте булмый.
Скверга килгәндә, ул элек Сталин исемен йөрткән, һәм монда аңа һәйкәл булган. Аны төнлә сүтәләр, квартал милиция һәм хәрбиләр тарафыннан уратып алына. Властьлар халыкның ачуыннан курыккан, әмма хәзер инде бу хакта беркем дә хәтерләми.