Өченче сыйныф укучысы Кирилл Касыймов Владимир Путинга хат язган, анда ул Президентның автографы куелган портретын сораган, ә киләчәктә татамида шәхси очрашу турында теләк белдерегән, ул бит, Президент кебек үк, дзюдо белән җитди шөгыльләнә.
Кириллның әнисе Светлана Касыймова улының мәктәптә бик яхшы укуын һәм спортны яратуын сөйли.
“Кирилл өчен безнең Президент - кумир, улыбыз Русия Гимнын белә, яңалыкларны игътибар белән күзәтә. Без лидерыбыз курсын тулысынча хуплыйбыз. Аның акылы, көче тәэсирләндерә. Ул ил тарихына ихтыярый карарлар кабул итүче җитәкче буларак кереп калачак. Минем һәм балаларым өчен ул - батырлык һәм ныклык үрнәге. Ул бик күп нәрсә эшләде, һәм безгә яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен зур эшләр башкаруын дәвам итә”, - диде Светлана Валерьевна. Ире белән бергә ул ике бала тәрбияли. Кириллның Сабина исемле сеңлесе бар.
Алексей Касьянов Касыймовлар гаиләсе белән аралашты, үзенең эш кабинетын күрсәтте, Башкортстанда Президент кабул итү бүлмәсе буенча экскурсия үткәрде. Ул Кириллга сәламәтлек, иминлек һәм укуда уңышлар теләде.
Фото: bashinform.ru