+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2024, 14:41

Мәчетледә сабантуйлар булачак!

Кайбер сайтлар һәм телеграм-каналлар, атап әйткәндә, "Пруфы" һәм "Аспекты-Башкортостан" Мәчетле районында сабантуйлар булмаячагы хакында ялган тарата. Сабантуйлар булачак! Бу хакта рәсми чыганаклар хәбәр итә.

Мәчетледә сабантуйлар булачак!Мәчетледә сабантуйлар булачак!
Мәчетледә сабантуйлар булачак!

Сабантуйлар үтәчәк, ләкин яңа форматта. Бу хакта Мәчетле районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Быел Сабантуй яңа форматта узачак. 12 июньдә, Русия көнендә, үзәк мәйданда басу хезмәтчәннәрен, авыл хуҗалыгы ветераннарын һәм хезмәт кешеләрен хөрмәтләү булачак. Моннан тыш, үзешчән сәнгать артистлары катнашлыгында патриотик концерт, шулай ук төрле традицион конкурслар, спорт ярышлары һәм уен программалары оештырылачак.

Районның күп кенә авыл биләмәләрендә «Корбан ашы» яки «Мир-Корбан» корбан чалу йоласы һәм махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр өчен коллектив догалар да узачак" - дип яза Мәчетле районы хакимиятенең социаль челтәрләрдәге рәсми бите.

Чараларның графигы белән сылтама буенча таныша аласыз.

Фото: mechetly.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас