Николай Стариков Башкортстанның иҗтимагый-сәяси көчләренең берләшүе югары дәрәҗәдә булуын һәм төрле янауларны җиңә алуын билгеләп үтте.
“Мәгълүматка сак якын килү һәм мөмкин булган хаталарга тиз җавап бирү бүген бик мөһим. Күптән түгел Баймакта булган вакыйгаларны - дустанә булмаган көчләрнең хәлне какшатырга тырышу омтылышын хәтерлибез, Башкортстанның власть вәкилләре дә, гражданнар җәмгыяте дә шактый оператив рәвештә бу куркынычка таралырга юл куймады. Минемчә, бу журналистлар өчен генә түгел, гомумән, Русиядә мәгълүмат белән шөгыльләнүче һәркем өчен дә яхшы сабак”, - диде ул.
Николай Стариков ассызыклаганча, хайп - мәгълүмати кырдан теләсә ничек явызларча файдалану, кычкырып торучы башисем, чеп-чи ялган.
- Зур булмаган процессларга игътибар туплау, кешеләрне очраштыру максаты белән проблеманы җәелдерү - болар барысы да манипуляция мисаллары, - дип билгеләде ул. - Һәрвакыт игътибар итәргә кирәк, теге яки бу хәбәрне таратучылар нинди максатлар куя. Кайвакыт танылу алу теләге теләсә кайсы кешенең башында һәм йөрәгендә тиешле чикне уза.
Николай Стариков фикеренчә, махсус хәрби операция чорында позитив көн тәртибен формалаштыруда журналистларның роле бәяләп бетергесез, чөнки бүген Русиягә каршы Украина һәм дустанә булмаган илләр тарафыннан моңарчы күрелмәгән мәгълүмати кампания җәелдерелгән.
“Русиянең турыдан-туры дошманнары үз ресурсларында һәм социаль челтәрләрдә ил эчендәге хәлне тотрыксызландыру максатында ялган хәбәрләр урнаштыра. Бөек Ватан сугышы чорында шулай булган, ул вакыттагы Германия разведкасы моның өстендә актив эшләгән. Һәм бүген барысы да кабатлана, өстәвенә, элек билгеле бер кагыйдәләр һәм этика булса, бүген теләсә нинди, хәтта иң пычрак чаралар кулланыла. Безнең илдәге гади генә проблемалар космик масштабларга кадәр күтәрелә һәм төрле имеш-мимешләр барлыкка килә, монда бернинди дә объективлык юк. Шуңа күрә бу шартларда журналистларның ролен бәяләп бетергесез, алар мөһим бурычларны хәл итә”, - дип саный җәмәгать эшлеклесе.
Артур Сөләйманов белдергәнчә, хайп мәдәният элементы буларак төрле тарихи чорларда булган. Әмма киңкүләм мәгълүмат чараларының йогынтысы арту белән ул шул исәптән сәяси процессларга да йогынты ясый башлады, бүген төбәктә һәм тулаем илдә милләтара, этникара мөнәсәбәтләрне какшату максатында кулланыла. Моңа каршы тору өчен ул киңкүләм мәгълүмат чаралары санын арттырырга, җәмгыятьне мәгълүмати яклауны тәэмин итәргә һәм гражданнарны традицион кыйммәтләр, дәүләт башлыгын тирәсендә берләштерергә тәкъдим итте.
Владимир Нагорный билгеләп үткәнчә, бүген мәгълүмат өлкәсендә ялган таралуны хәл иҗтәргә законнар җыелмасы ярдәм итә. Эш шунда, хәтта суд карары да хайп өчен сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә федераль законнарны камилләштерергә кирәк.
Ә Зөлфия Гайсина сүзләренә караганда, бу мәсьәләләр белән хокук саклау органнары шөгыльләнергә тиеш һәм урыннарда теге яки бу күренешләр турында мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләргә кирәк.
Хайп (инглизчәдән “hupe” – “шау-шу”) - ул әйләнә-тирәдә ясалма рәвештә барлыкка килә торган, шулай ук чын-чынлап булган проблемалар турында мәгълүмат шау-шуы. Владимир Нагорный хайп - ул һәрвакыт билгеле бер максат белән манипуляция ясау дигән фикер белдерде. Николай Стариков билгеләп үткәнчә, кешеләр манипуляциягә җиңел бирелә, шуңа күрә мәгълүмат шау-шуы ярдәмендә җәмгыятькә йогынты ясарга тырышучы көчләр бар.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар бер үк мәгълүмат аудиториягә һәм төрле максатларга ирешү өчен кулланылырга мөмкин, ә техник чаралар аны йөзләрчә мең һәм миллионлаган кешегә тиражларга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗәгә килде. Кызганычка каршы, гадәти кешегә мәгълүмати манипуляцияләрне танып белү бик авыр. Критик фикерләү күнекмәләрен үстерү, тарихны яхшы белү, ягъни асылда, белем һәм тормыш тәҗрибәсе хакыйкатьне ялганнан аерырга ярдәм итә ала.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин