Яңа мәгълүматны ЗАГС реестры бастырып чыгарды.
Аларга караганда, республикада малайлар арасында Вильям, Петр, Сөләйман, Ридван һәм Ранис, ә кызлар арасында Асселия, Вилнара, Ясира, Нәзирә һәм Элуна исемнәре сирәк очрый.
Иң популяр исемнәргә килгәндә, малайлар арасында бу Әмир (231 яңа туган бала шулай дип аталган), Марк (167), Тимур (165), Матвей (150) һәм Эмир (146), ә кызлар арасында Әминә (197), Арина (164), София (159), шулай ук Ева һәм Эмилия (153).
Фото: башинформ