Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, 2024 елның өч аенда Башкортстанда ваклап сатуның гомум әйләнеше, узган елның шул ук чоры күрсәткече белән чагыштырганда, 14,3 процентка арткан һәм 339,7 миллиард сумга җиткән. Ә күпләп сату секторында әйләнеш, 10,1 процентка артып, 414,7 миллиард сумга җиткән.
Алексей Гусев оператив киңәшмәдә шулай ук җәмәгать туклануы һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе үсеше турында хәбәр итте. 2024 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында җәмәгать туклануы товар әйләнешенең үсеш темплары буенча беренче урынны алды.
Спикер билгеләп үткәнчә, төбәктә Башкортстанның мәгариф оешмаларында туклану сыйфатын арттыру дәвам итә. Әйтик, 2024 елда мәктәп туклануында республика җитештерүчеләренең товар өлеше 71 процентка җиткән.
Башкортстан Башлыгы көчләрне перспектив юнәлешләр эзләүгә һәм тармак проектларын әзерләүгә юнәлтергә йөкләде.
- Бездә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү секторының эш күрсәткечләре начар түгел. Шул ук вакытта бер урында тормаска, ә бу өлкәдә яңа башлангычлар уйлап табарга кирәк. Сөт кухняларын алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр кирәк. Бурыч - сөт эшкәртү базарында эре уенчы булдыру, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru