+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2024, 13:35

Чиләбе өлкәсендә сабантуй узды

Башкортстан Республикасы ярдәме белән Златоуст шәһәрендә Сабантуй узды.

Чиләбе өлкәсендә сабантуй уздыЧиләбе өлкәсендә сабантуй узды
Чиләбе өлкәсендә сабантуй узды


Кунакларны бай мәдәни-күңел ачу программасы каршы алды, һәркем милли уеннарда һәм ярышларда, балалар конкурс-уен программасында катнаша, күргәзмәләргә һәм ярминкәләргә йөри, милли ашларны татып карый һәм остаханәләрдә истәлеккә сувенир ясый алды.

Бәйрәмнең махсус кунаклары профессиональ коллективлар һәм Башкортстан артистлары булды. Аерым алганда, тамашачылар Сибай концерт-театр берләшмәсе һәм Учалы филармониясе чыгышларын күрә алды.
Златоуст шәһәр округы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Олег Плугов, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Рифат Биккулов һәм башкалар бәйрәм кунакларын сәламләделәр.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләрен Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баемов укыды. Аннары мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләренә ведомство бүләкләре тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән быел Чиләбе өлкәсендә Сабантуй республика делегациясе катнашлыгында 4 мәйданчыкта узачак.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас