Эсселек сәбәпле эш көнен кыскарту турындагы закон проекты Дәүләт думасына тапшырылачак. Документ авторы һәм депутат Борис Чернышов шулай дип белдерде.
Спикер фикеренчә элегрәк "Роспотребнадзор" эсселек сәбәпле эш көнен кыскартырга тәкъдим иткән иде, әмма ведомствоның тәкъдиме киңәш бирү формасында гына. Өстәвенә, сораштырулар күрсәткәнчә, эш бирүчеләрнең 50 проценттан артыгы әлеге киңәшләрне үтәми. Закон хупланган очракта, мондый норманы үтәү мәҗбүри булачак, дип аңлатты Чернышов.
Тәкъдим ителгән закон проекты нигезендә, эш бирүче хезмәткәр таләбе белән температура 28,5 градуска күтәрелсә, эш сәгатен – 1 сәгатькә, 29 градустан артса – 2 сәгатькә, 30,5 градуска җитсә 4 сәгатькә киметергә тиеш.
Төзәтмәләр Русия Торак кодексының 92 мәддәсенә кертелергә мөмкин. Аларның максаты – хезмәткәрне югары температура йогынтысыннан саклау һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү.
Автор фотосы.