+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2024, 13:24

Радий Хәбиров: "Җиңәргә күнеккәнбез"

Башкортстан беренче тапкыр Стратегик башлангычлар агентлыгын формалаштыручы тормыш сыйфаты рейтингы лидерлары исемлегенә керде. Республика анда 12нче урында. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Радий Хәбиров: "Җиңәргә күнеккәнбез"Радий Хәбиров: "Җиңәргә күнеккәнбез"
Радий Хәбиров: "Җиңәргә күнеккәнбез"

- 22 майда Күзәтчелек советы утырышы булды, аны Русия Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкләде. Анда 2023 ел өчен тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләре яңгырады. Әгәр бер ел элек Башкортстан анда 25нче урында булса, хәзер без үз позицияләребезне яхшырттык һәм берьюлы 13 пунктка күтәрелдек, - диде Радий Хәбиров.

Тормыш сыйфаты рейтингы барлык төп юнәлешләргә кагыла - гаиләләргә ярдәм итү, мәгариф, сәламәтлек саклау, экологик иминлек, чисталык, хәвефсезлек, торак, инфраструктура үсеше, эш мөмкинлекләре, яшәү өчен мохит формалаштыру.

- 12нче урын, әлбәттә, яхшы. Әмма планлы рәвештә алга барырга кирәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Без җиңәргә күнеккәнбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас