+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2024, 10:20

Тиздән – хаклы ялга!

Пенсия яшенә җиткәндә нәрсәләргә ачыклык кертү зарур?

Тиздән – хаклы ялга!Тиздән – хаклы ялга!
Тиздән – хаклы ялга!

Пенсия яше җиткәч, күпләрдә җиңелчә паника башланырга мөмкин. Алай булмасын өчен алдан хәстәрлек күрергә кирәк: тиешле документлар исемлеген алу, Социаль фондка бару, түләүләрне вакытында ала башлар өчен бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмау зарур. Исегезгә төшерәбез, быел пенсиягә 63 яшькә җиткән ир-егетләр һәм 58 яшькә җиткән хатын-кызлар чыга.

Түләүне рәсмиләштерүдә бернинди дә җитди кыенлыклар туарга тиеш түгел. Пенсиягә чыгар алдыннан берничә адымны белергә кирәк.

1нче адым

Барыннан да бигрәк, эш стажыгыз күпме булуын алдан белергә кирәк. Сезгә страховка пенсиясе билгеләү өчен ул ким дигәндә 15 ел булырга тиеш.
Сезнең карьера турында барлык мәгълүматны “Дәүләт хезмәтләре” порталында тикшереп була. Аннан күчермәне соратып алырга һәм барлык мәгълүматны чагыштырырга кирәк. Эш чоры, керемнәрегез турында мәгълүматның дөрес булуына инаныгыз. Барлык эш урыннарыгызның да исәпкә алынганлыгына инаныгыз.
Кайвакыт хаталар табыла. Мондый очракта Социаль фондка, мәсәлән, исәпкә алынмаган хезмәт чоры турында, стажыгызны раслаучы документлар белән гариза тапшыру мотлак.
Бу мәсьәләне хәл итүне кичектермәгез, чөнки кайвакыт стажны раслау өчен архивларга запрослар ясарга, белешмәләр һәм күчермәләр тупларга туры килә.

2нче адым

Пенсия яшенә җиткәнче, бер ай алдан картлык буенча страховка пенсиясен алуга гариза тапшырырга кирәк. Гариза 10 эш көне эчендә карала.

Моны болай эшләп була:
“Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетта;
Русия Социаль фондына яки күпфункцияле үзәккә барып;
Нәтиҗәләр турында телефон аша яки Русия почтасыннан хат белән хәбәр итәчәкләр.

3нче адым

Пенсияне китерү төре турында гариза языгыз. Моны “Дәүләт хезмәтләре” аша яки Русия Социаль фонды сайтында эшләргә мөмкин, әмма билгеләнү турында хәбәр алгач кына. Акча киләсе айдан гаризада сайланган ысул белән килә башлаячак.

Моннан тыш, страховка пенсиясенең якынча күләмен алдан исәпләп була. Моның өчен дә берничә адым ясау җитә:
* Картлык буенча страховка пенсиясе өч шарт үтәлгәндә исәпләнә башлый.
Беренчедән, кеше тиешле яшькә җитәргә тиеш. Икенчедән, рәсми хезмәт стажы 15 елдан артып китәргә тиеш. Өченчедән, кеше кимендә 28,2 пенсия баллы җыярга тиеш.
Страховка пенсиясенең якынча күләмен белү өчен биш гади адым ясау җитә:
* Стажыгызны ачыклагыз.
Мәгълүматны Русия Социаль фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, яки ведомство порталында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Моннан тыш, кирәкле мәгълүматлар “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетта да саклана.
* Күпме пенсия баллы туплаганыгызны ачыклагыз.
“Дәүләт хезмәтләре”ндәге “Эш һәм пенсия” бүлегеннән алга таба “Пенсия тупланмалары”на күчегез. Анда баллар турында кирәкле мәгълүмат булачак. Пенсия баллын шулай ук индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) дип атыйлар.
* Пенсия баллының күпме торганын һәм тотрыклы түләү нәрсә икәнен ачыклагыз.
2024 елда бер балл бәясе 133 сум 05 тиен тәшкил итә. Ә фиксацияләнгән түләү 8134 сум 88 тиенгә тигез. Ел саен бу күрсәткеч Русия Социаль фонды сайтындагы таблицада яңартыла. Алдагы, мәсәлән, 2025, 2026 елларга күрсәткечләрне алдан белеп булмый.
* Өстенлекләр һәм коэффициентлар булу-булмавын ачыклагыз.
Пенсионерлар өчен федераль һәм төбәк ташламалары булырга мөмкин. Бу – пенсиягә өстәмә түләүләр генә түгел, ә пенсионерларга тиешле матди ярдәм дә. Мәсәлән, бушлай транспортта йөрү, шифаханәдә дәвалану, дарулар. Ләкин бу шулай ук турыдан-туры өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин. Әйтик, 2024 елда Мәскәү өстәмә түләүләре белән пенсиянең минималь күләме аена 24,5 мең сум тәшкил итә. Барлык ташламалар һәм өстәмә түләүләр турында мәгълүматны “Дәүләт хезмәтләре”ннән эзләргә кирәк.
* Пенсияне формула буенча исәпләгез.
Әйтик, 2024 елга пенсиягезне исәпләргә телисез. Сезнең ИПК “Дәүләт хезмәтләре”ндә 38,9 тәшкил итә. Ташламалар һәм коэффициентлар юк.
2024 елда сезнең страховка пенсиясе:
38,9 (ИПК) х 133,05 сум (балл бәясе) + 8134,88 сум (фиксацияләнгән түләү) = 13310,5 сум.

Пенсия төрләре:

Страховка пенсиясе. Картлык, инвалидлык буенча яисә туендыручыны югалтканда билгеләнә. Күләме хезмәт стажына һәм эш хакына бәйле. Тиешле стажы һәм пенсия коэффициентлары булган пенсия яшенә җиткән кеше алала.
Тупланма пенсия. Эш бирү­ченең взнослары һәм инвес­тицияләү керемнәреннән гыйба­рәт. 2014 елдан гамәлдә булган мораторий нигезендә пенсиянең тупланма өлеше хәзер формалаштырылмый. Булган тупланманы пенсиягә чыкканда алырга була. Аның күләме салынган акчага бәйле. Бу 2002-13 елларда эш бирүчеләр яисә үзең салган акча, шулай ук ана капиталы булырга мөмкин. Ул дәүләтнеке булмаган пенсия фондында яисә Социаль фонд реестрындагы идарәче компаниядә саклана.
Дәүләт пенсиясе. Картлык, инвалидлык, туендыручыны югалту буенча, тиешле стажны эшләгән (выслуга) өчен бирелә. Бу пенсия аерым категория гражданнарга һәм страховка пенсиясенә исәп тота алмаучыларга бирелә.
Социаль пенсия. Картлык, инвалидлык, яисә туендыручыны югалту буенча страховка пен-сиясенә хокукы булмаган гражданнарга аны дәүләт түли. Мәсәлән, аны инвалид балалар, беркайчан да эшләмәгән эшкә яраксыз кешеләр ала.

Сәхифәне Зөһрә Исламова әзерләде. 
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас