Акча 925 пробалы көмештән эшләнгән, диаметры 39 миллиметр. Тираж - 3 мең берәмлек.
Акчаның алгы ягында Русия Федерациясе дәүләт гербының рельефлы сурәте "Русия Федерациясе", "Русия Банкы" дигән язулар урнашкан, "3 сум" акча номиналы һәм "2024 ел" датасы бар.
"Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгы" тәңкәсенең арткы ягында шәһәр гербының рельефлы сурәте һәм Уфаның Совет мәйданы ансамбле лазер техникасында эшләнгән, рельефта - генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл, түбәндә - "УФА 450" дип язылган.
Русия банкы традиция буенча чыгарыла торган монета ил территориясендә акча түләүнең законлы чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләрне чикләүләрсез кабул итү мәҗбүрилеген искә төшерә.
Фото: cbr.ru