2019 елда район хакимияте карары белән башланган бәйге инде алтынчы ел дәвам итә. Узган бишьеллык эчендә 15 авыл биләмәсендә 70 чишмә тазартылып, тирә-ягы киртәләнеп, халык өчен матур ял урыннары барлыкка килде.
Авыл халкының бердәмлеген арттыручы матур бәйге быел да дәвам итә. Кичә жюри әгъзалары 5 биләмәдә булды. Шуны да әйтергә кирәк, быел конкурста районның бөтен биләмәләре дә катнашырга теләк белдергән. Димәк, районда каралган чишмәләр саны тагын 15кә артачак.
Фото: ejansura.ru