Кичә Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) фаразы буенча 2023 ел өчен тормыш сыйфаты рейтингы мәгълүматларын шәрехләде. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан беренче тапкыр, бу исемлектә 12нче урынны алып, лидер-төбәкләр санына керде. Чагыштыру өчен, 2021 елда безнең республика 40нчы, ә бер ел элек 25нче урында иде.
“Республика беренче тапкыр Русиянең иң яхшы 20 төбәге исемлегенә керде. Бу─ – яхшы күрсәткеч, чөнки рейтингта Русиянең барлык 89 субъекты бәяләнә. Экология иминлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф, гаиләләргә ярдәм, чисталык, хәвефсезлек, ягъни бик мөһим интеграль күрсәткечләр исәпкә алынган. Шунысы да игътибарга лаек, Агентлык рейтингны халык фикерен исәпкә алып төзегән, алар сораштыруларны даими үткәрә. Димәк, тормыш сыйфатын кешеләр үзләре бәяли, ул яхшыра, безнең өчен бу –─ мөһим күрсәткеч. 12нче урын – яхшы нәтиҗә, әмма алга барырга кирәк”, –─ диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы, Уфада II Халыкара китап ярминкәсе нәтиҗәләрен бәяләп, “Китап-байрам”ны Русиядә иң яхшысы дип атады. “Безнең китап бәйрәменә 173 мең кеше килде, бу узган елдагы сан белән чагыштырганда, 10 меңгә күбрәк. Нәшриятлар арасында катнашучылар саны шактый артты. Без әлеге форум кысаларында Федор Шаляпин исемендәге музыка музеен ачтык. Гомумән, минемчә һәм экспертлар фикеренчә, бу Русия Федерациясендә иң яхшы китап ярминкәсе”, – диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, өченче китап ярминкәсенә әзерләнә башларга кушты һәм киләсе елда “Китап-байрам” мәйданчыгында филателистлар очрашуын оештырырга тәкъдим итте. “Мин балачакта филателия белән мавыкканымны яшермим. Һәм, кагыйдә буларак, ул вакытта барлык китап ярминкәләре филателистлар, букинистлар очрашулары белән үрелеп бара иде. Алар өчен дә ниндидер урын булдырыгыз, шулай ук китапханәчеләрне дә чакырырга мөмкин. Безнең ярминкә Русиянең әйдәп баручы китап ярминкәсе булырга тиеш”, – диде ул, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп.
Республикада гражданнарның аерым категорияләре йортына GSM модуле булган янгын хәбәрчеләре урнаштырылачак. “Без әле тавыш сигналы булган янгын хәбәрчеләрен генә куябыз һәм үзе генә хәрәкәт итә алмаган кеше чыгып котыла алмаска мөмкин. Хәзер исә GSM модульле хәбәрчеләр урнаштырачакбыз, ул шунда ук дүрт адреска – опекага, туганнарга, авыл Советына сигнал җибәрәчәк. Кешене коткарып калып булачак”, –─ диде Радий Хәбиров.
Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белән берлектә, мондый хәбәрчеләрне урнаштыруның “юл картасы” төзелгән. “Әлеге пилот проекты Благовещен, Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында тормышка ашырылачак. Анда Тәтешле районын кертү мәсьәләсен дә тикшерәбез. Мондый приборларга мохтаҗ булганнарның гомум саны –─ дүрт районда 1347 кеше. Бер хәбәрченең бәясе, сим-карта урнаштыруны исәпкә алып, 6,5 мең сум тирәсе булачак”, – дип белдерде Азамат Абдрахманов.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Уфаның медицина учреждениеләрен яңарту буенча күләмле республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Модернизация программасы кысаларында, беренче объект көз ахырында ук тапшырылачак. Радий Хәбиров аңа программаны гамәлгә ашыру барышы турында даими хәбәр итеп торырга кушты. Ул, шулай ук, ремонтланучы объектларның берсенә барырга теләк белдерде.
Әлеге республика программасы 2030 елга кадәр исәпләнгән. “Бу зур проект, быел гына аны финанслауга 500 миллион сум акча бүленгән. Аның якынча 50 проценты искергән медицина җиһазларын яңартуга юнәлтеләчәк. Статистика буенча, шәһәрдәге медицина учреждениеләре биналарының 30 проценттан артыгы капиталь ремонтка мохтаҗ, җиһазларның 45 проценты инде 10 елдан өлкәнрәк һәм яңартуны таләп итә. Республика Башлыгы башлангыч биргән бу проект безгә төбәк башкаласында медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, ─– диде Айрат Рәхмәтуллин.
Башкортстанда табиблар беренче тапкыр балага сөяк миен күчереп утырту операциясен үткәрәчәк. Бу төр югары технологияле медицина ярдәмен Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсе каршындагы Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге белгечләре күрсәтәчәк, дип планлаштырыла. Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, сөяк мие трансплантациясенә әзерлек буенча беренче этап узган инде. “Уфага Д. Рогачев исемендәге дәүләт тикшеренү үзәге белгечләре килде, биоматериал алынды, ул криокамерага урнаштырылды. Пациент химиотерапия курсын алгач, без икенче этапны эшләячәкбез: бу инде турыдан-туры сөяк миен күчереп утырту”, – дип белдерде ул, төбәк Башлыгы сорауларына җавап биреп.
Республикада чәчү кампаниясе тәмамланып килә. Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, бары тик җылы яратучы культуралар гына калган, аларны чәчүнең технологик вакыты май ахырына-июнь башына туры килә. “2 июньгә язгы культуралар 93 процент мәйданда чәчелде, бу –─ 1 миллион 872 мең гектар. Архангель, Благовещен, Зилаер, Борай, Калтасы, Кырмыскалы һәм Чишмә районнарында бөртеклеләрне чәчү тәмамланды”, – диде аграр ведомство башлыгы.
Иң соң культураларның берсе – карабодай чәчү дәвам итә. Бүгенге көндә планда каралган мәйданның 42 проценттан артыгы чәчелгән. Майлы культуралар 435 мең гектарда чәчелгән (планга карата – 103 процент), шулай ук шикәр чөгендере чәчү буенча план арттырып үтәлгән. Салкын юкка чыгарган көзге культуралар 5 мең 610 гектар мәйданда яңадан чәчелгән.