+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июня 2024, 15:50

"Медицина учреждениеләре күпкә баерак хәзер"

Бүген Уфада "Бердәм Русия" партиясе форумы узды. Анда делегатлар бердәм рәвештә республика Башлыгы вазыйфасына Радий Хәбиров кандидатурасын тәкъдим итте.

"Медицина учреждениеләре күпкә баерак хәзер""Медицина учреждениеләре күпкә баерак хәзер"
"Медицина учреждениеләре күпкә баерак хәзер"
Благовар районыннан форумга утыздан артык делегат килгән иде. Араларында Балышлы авылы фельдшер-акушерлык пункты акушеры Зөлфия Ганиева да бар. Ул безнең сорауларга җавап бирде.

- Радий Хәбировның социаль өлкәгә, аерым алганда мәгарифкә һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә булган игътибары хуплауга лаек. Үзебезнең районнан чыгып шуны әйтә алам: медицина учреждениеләре күпкә баерак хәзер. КТ-аппаратлары, маммографлар үзебездә эшли. ТМК (телемедицина консультациясе) популярлаша бара. Ягъни табиб белән авыру компьютер аша элемтәгә чыгалар. Табиб кирәкле күрсәтмәләрне бирә ала. Бу яңалыкларны мин фәкать Радий Хәбиров эшчәнлеге белән бәйлим.

Соңгы елларда гына районда 7 ФАП ачылды. Район дәваханәсе зурайтылды, бүлекләр артты, авырулар өчен уңайлылыклар артты.

Безнең Балышлы авылында 800ләп кеше яши. ФАП авыл Советына караган 7 авыл халкын хезмәтләндерә. Безнең пункт электән эшли, әмма аңа яхшы ремонт ясалды. Әле июньдә "Сәламәтлек поезды"н көтәбез. Бу да Радий Фәрит улының башлангычы. Гомумән, мин шунысына да игътибар итәр идем: ул акцияләрне башлап җибәреп кенә калмый, аларның барышын, үтәлешен контрольдә тота, кирәк икән, җаваплы кешеләрне утлы табага бастыра. Халык өчен тырышкан җитәкче шулай булырга тиештер. Киләчәктә аңа башлаган идеяләрен тормышка ашырырга язсын иде!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас