- Бүген сәнәгатьнең һәм бизнесның экологик һәм социаль җаваплылыгын күтәрү буенча системалы эш турында яңгыраган тезис бик мөһим, дип уйлыйм. Радий Хәбировның чыгышын тыңладым, кешеләр белән аралаштым. Власть узган ел җир асты байлыкларын эшкәртүчеләргә каршы протестлардан нәтиҗә ясаган дигән фикер калды.
Бизнесның социаль җаваплылыгы булмаган урыннарда бу тирә-як мохиткә ерткычларча мөнәсәбәткә илтә. Туган җир безнең өчен борын-борыннан иң зур байлык дигән мөһим сүзләр яңгырады бүген, - диде Зариф Закир улы.