+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июнь 2024, 04:17

Йөрәк каләме белән язылган

Якташым Камил Фазлыйның “Без үзебез Җиңү җимешләре” документаль повестен укыганнан соң туган уйлар.

Йөрәк каләме белән язылганЙөрәк каләме белән язылган
Йөрәк каләме белән язылган
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгы уңае белән вакытлы басмаларда, шул исәптән яраткан гәзитебез “Кызыл таң”да да, укучылар игътибарына байтак материаллар, фотосурәтләр һ.б. тәкъдим ителде. Сугыш – коточкыч, сугыш – һич уңалмас фаҗига, сугыш сүзе генә дә куркыныч. Бүген, махсус хәрби операция барган чорда, мондый материалларның бирелүе, изге Хәтерне яңарту, Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган 27 миллион (!) корбанны искә алу бик тә көнүзәк.

Укып та, өлкәннәрдән ишетеп тә беләбез (ә бүгенге балаларның сөйләп калдырырдай олы картәти-картәниләре җир куенында инде), Җиңү яулангач та тормыш тиз генә ал да гөлгә әйләнмәгән. Җиңү шатлыгы өйдән-өйгә керсә дә, тыныч тормыш белән яшәргә хыялланган халыкка әйтеп аңлаталмаслык көч өстәсә дә, югалтулар ачысы, авыр тормыш һәм хезмәт, ятим балаларның әтиле балаларга кызыгып үсүләре, тол хатыннарның ирләрен көтүе, иртә таңнан кара төнгә кадәр басуда, фермада эшләве – болар һәм башка бик күп кыенлыклар, михнәтләр сугыштан соң өшәнләгән ат шикелле калган авылның, авыл кешеләренең яшәү рәвеше менә шундый булган бит. Шулай булса да, яше-карты уен сүз, җыр-моң, җыр сүзләре белән әйтсәк, бер алманы бишкә бүлеп яшәве белән үз күңелен үзе күргән, хезмәттә, төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән, алар арасыннан шәхесләр үсеп чыккан... Тырышлык, намус, ярдәмчеллек, оят, ихтыяр көче, ихласлык янәшәсендә намуссызлык, гаделсезлек, көнчеллек, астыртынлык кебек кире күре­нешләр дә яши биргән, беркая да китмәгән.

Якташым, язучы һәм шагыйрь Камил Фазлый үзенең “Без үзебез Җиңү җимешләре” дип исемләгән документаль повестенда менә шулар хакында язган да инде. Әлеге әсәр “Кызыл таң” гәзитенең биш санында (30, 32, 34, 35 һәм 37 саннар), авыл кешеләренә, мәктәпкә һәм Фазлетдиновларның гаилә­ләренә кагылышлы фотолар белән матур итеп бирелде һәм, миңа калса, күп укучыларны җәлеп иткәндер.
Камил Фазлый үзе туган чактан алып, бүгенге көнгә кадәр Тузлыкуш авылы тормышын, аның кешеләрен, әлбәттә, тирән тамырлы, укуга хирыс, зирәк акыллы Фазлетдиновлар нәселен, үзенең ничек шигырь яза башлавын, заманында искиткеч абруйлы бул­ган, бүген инде сагынып сөйләргә генә калган мәктәп тормышын – күңеленә гомерлеккә сеңдергән якты да, сагышлы да хәтер-хатирәләрен һәм башкаларны искиткеч итеп тасвирлаган. Уйдыр­ма түгел, жанр күрсәтеп торганча, чын хакыйкатьнең шундый яңа, якты әсәр булып дөнья күрүе шатлыклы һәм кадерле. Үз нәсел-нәсәбе, картәтисе, әтисе, уллары һәм оныклары белән горурлану тойгысы, ихласлык, якты хәтер, хөрмәт һәм ихтирам – бер сүз белән әйткәндә, быел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән каләм иясенең туган җирен, туган авылын, яшәүне, үз нәсел агачын тирән яратуы бөркелеп торган бу әсәр – язучының авылына, якыннарына, укучыларга зур әдәби бүләге. Сугыш чорына кагылышлы фактик материал­ларның бирелүе дә, Тузлыкуш авылының горурлыгы булган шәхесләрне яктыртуы да бик урынлы. Әйткәндәй, ул Тузлыкуш авылы тарихын яктырткан, лаеклы авылдашлары турында бәян иткән “Күңел тарта туган җирләргә” китабы авторы да.
Шагыйрьнең әлеге әсәрен “Балаларым – гомер агышым” дигән шигыре белән тәмам­лавы Гаилә елының да, кешенең бу җирдә яшәвенең асылын да бик уңышлы чагылдыра:

“Миңа калса, яшәү бәхетемнең Бар булмышын таптым балада...”

Чын язучы, яраткан язучы булу өчен сәләт, туган телеңне белү, аның искиткеч гүзәл байлыгыннан файдалану, язасы әсәреңнең эчтәлеген күз алдыңа китерү генә җитми. Яхшы әсәр язар өчен әнә шул өстә телгә алынган олы Ярату хисе, аны чагылдыра алырдай йөрәк каләме кирәк. Гомер буе әдәбиятка хезмәт иткән, үзен юмор һәм сатира остасы итеп таныткан (хәер, аның лирик шигырьләре дә бихисап) Камил Фазлыйда бу кыйммәт­ләрнең һәммәсе дә бар һәм алар иҗади хезмәттә.
Кызганычка каршы, милләттәшләребезнең барысы да бүген ябырылып гәзит укый димәс идем, басмаларның кими барган тиражлары шул хакта сөйли һәм бу хәл һич шатландырмый. Ә әсәргә килгәндә, килер бер көн, Камил Фазлыйның бу әсәре чираттагы китабы булып та укучыларга, һичшиксез, барып ирешер.
Рәхмәт, Камил! Рәхмәт, йөрәк каләме! Рәхмәт сиңа, мәңгелек Ярату!

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас