+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2024, 03:05

Салым законнарын камилләштерү зарур!

Кемнәр салымны күбрәк түләячәк?

Салым законнарын камилләштерү зарур!Салым законнарын камилләштерү зарур!
Салым законнарын камилләштерү зарур!

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина, республиканың финанс министры урынбасары Роза Йосыпова белән берлектә, видео-конферен-элемтә режимында Русия Федерациясендә салым законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча Дәүләт думасында узган парламент тыңлауларында катнашты.

Чарада 700дән артык кеше: фракция җитәкчеләре һәм комитетлар рәисләре, Русиянең финанс министры Антон Силуанов, барлык 89 төбәкнең иҗтимагый һәм эшлекле, эксперт һәм фәнни берләшмәләре вәкилләре катнашты.
 
Фикер алышу барышында сүз физик берәмлекләргә һәм компанияләргә салым салу системасын камилләштерү, шул исәптән күләмле дәүләт бурычларын хәл итү өчен ресурслар керүне тәэмин итү турында барды. Шул ук вакытта салым системасының тотрыклы булырга тиешлеге аерым билгеләп үтелде. Антон Силуанов белдерүенчә, салым системасының төп параметрлары 2030 елга кадәр теркәлергә тиеш.
 
Чарада гражданнарның керемнәренә салым салуда прогрессияне куллану перспективалары турында фикер алыштылар. Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, прогрессив шкалада төп йөкләнеш югары керемле салым түләүчеләргә төшәргә тиеш. Барлык өстәмә салым керемнәре социаль максатларга ─ социаль түләүләрне арттыруга, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә, социаль инфраструктурага юнәлтеләчәк.
 
Русиянең Финанс министрлыгы инфляция үсешенә юл куймас өчен НДС ставкасын үзгәртмичә калдырырга һәм депозитлар буенча керемнәргә салым салуны элекке дәрәҗәдә калдырырга тәкъдим итте. Шулай ук, инвестицияләргә ярдәм итүнең салым механизмын киңәйтергә тәкъдим ителде, беренче чиратта югары технологияле проектлар өчен.
Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин ассызыклавынча, салым системасын камилләштерүдән яңа технологияләргә, санлаштыруга, роботлаштыруга акча салган, хезмәткәрләрнең эш хакын арттырган намуслы эшләүче бизнес отарга тиеш.
 
“Опора России” президенты Александр Калинин Вячеслав Володинның салымнан кергән акчаны күбрәк төбәкләрдә һәм муниципалитетларда калдыру тәкъдимен хуплады.
Парламент фракцияләре җитәкчеләре фикер алышу мәсьәләләре буенча үз позицияләрен белдерде. Дәүләт думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков салым үзгәрешләренең максаты ─ гражданнар арасында да, төбәкләр арасында да керемнәрдәге тигезсезлекне киметү, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, салым законнарына үзгәрешләрне агымдагы язгы сессия вакытында кертү планлаштырыла, шул рәвешле бизнесның әзерләнергә вакыты бар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас