+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2024, 03:10

Сенатор балалар лагерьларын тикшерде

Русия Федерациясе сенаторы, Федерация советында Башкортстан Республикасы дәүләт властеның законнар чыгару (вәкил­лекле) органы вәкиле Олег Голов агымдагы елның җәйге чорында балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерү өчен төбәкнең “Огонек” һәм “Чайка” балаларны савыктыру оешмаларында булды. Сенатор ба­лаларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Сенатор балалар лагерьларын тикшердеСенатор балалар лагерьларын тикшерде
Сенатор балалар лагерьларын тикшерде
“Огонек” лагерена 1964 елда нигез салынган һәм ул бай тарихка ия. Бүген ул ─– Уфа районында ел әйләнәсенә эшләүче бердәнбер лагерь. “Чайка” лагере 1936 елда оештырылган һәм ел саен җәйге чорда балаларны кабул итә. Ул Уфа үзәгеннән ерак түгел урман паркы зонасында урнашкан. Былтыр лагерьда 49 урынга исәпләнгән яңа модульле торак корпусы төзелде, хәзер тагын бер шундый корпус төзелеше тәмамлана.
 
─Тикшерү барышында контроль-күзәтчелек органнарының, бигрәк тә янгын хәвефсезлеге буенча, барлык күрсәтмәләре үтәлгәненә инандым, ─– дип белдерде Олег Голов. ─– Балаларны савыктыру оешмаларының барлык хезмәткәрләре өчен укыту, беренче ярдәм күрсәтү һәм эвакуация буенча күнегүләр үткәрелгән. Балалар имин һәм уңайлы шартларда ял итәчәк.
 
Олег Голов сүзләренчә, Башкортстанда яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, балалар Русия тарихына һәм мәдәниятенә багышланган чараларда катнаша.
Республика балалар лагерьлары үзләренең матди-техник базасын яхшырта, чаралар программасы төрлеләнә бара. “Башкортстанның берләштерелгән бюджеты савыктыру кампаниясен, федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар акчаларын да кертеп, 2,96 миллиард сум күләмендә финанслауны күздә тота. Республика һәр балага 17493 сум күләмендә субсидия бүлә, бу исә күбрәк балаларга ял итәргә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте парламентарий.
Бүгенге көндә җәйге эшкә планлаштырылган барлык лагерьларның 85,9 проценты уңай санэпидемзаключениеләргә ия һәм балаларны кабул итәргә әзер.
 
─ Безнең төбәк инде өченче ел рәттән Русиянең яңа төбәкләреннән балаларны кабул итә. Быел Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 1200 бала һәм 72 озата баручы өлкән кешене көтәбез. Финанслау республика акчалары исәбенә башкарыла. Шулай ук Белгород өлкәсеннән 485 бала һәм су басудан зыян күргән Ырынбур өлкәсеннән 208 кеше ял итәчәк, – дип билгеләде Олег Голов.
 
Парламентарий СВОда катнашучыларның балаларының ялын оештыру, республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле (ОВЗ) балаларның ял итүе һәм савыгуы өчен шартлар тудыру, балалар лагерьларында инклюзив сменалар программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел җәйге савыктыру кампаниясе чорында мөмкинлекләре чикле балалар өчен 564 кешене колачлаган 16 инклюзив смена үткәрү каралган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас