Интернеттагы веб-сәхифәләрдә урнаштырылган сурәтләрне күчереп алуның ачыклыгы һәм җиңеллеге аларны чикләүләрсез куллану мөмкинлеген аңлатмый. Интернеттагы сурәтләр конкрет юридик статуска ия һәм закон белән якланган. Беренче чиратта, мондый сурәтләр РФ Гражданнар кодексы нигезендә саклана торган файллардан гыйбарәт.
Фотолар базасын булдыру кулланучыларга үзләрен плагиаттан сакларга һәм үз басмаларында төрле иллюстратив материалны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
"Республика Башкортстан" нәшрият йорты гәзитләр һәм журналлар редакциясе эшләгән елларда уникаль, кызыклы фотосурәтләрнең зур базасын туплады. Анда республиканың табигате, мәдәни объектлары, танылган кешеләр, эшчеләр һәм башка күп нәрсәләр сурәтләнгән. Редакция хезмәткәрләре ясаган фотолар халкыбызның полимәдәни күптөрлелеген, табигать матурлыгын, сәнәгать һәм фәнни потенциалын, халыкның матди һәм рухи байлыгын чагылдыра.
Бу сурәтләрнең барысы да җәмәгать милкенә әйләнүе һәм кешеләргә файда китерүе бик мөһим: алар уку процессында, төрле мәдәни һәм башка чаралар презентацияләрендә һ. б. кулланыла ала. Проектның генераль мәгълүмати партнеры - "Кызыл таң" гәзите.