“Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең Кырмыскалы районындагы аерымланган бүлекчәсендә өч белгеч – Лилия Әминева, Альфира Сәйфуллина, Роберт Хәсәнов һәм 32 социаль хезмәткәр эшли. Алар 48 авылда яшәүче 600дән артык катлаулы тормыш хәленә юлыккан кешеләргә – өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә, ветераннарга, инвалидларга, йортларына барып, төрле хезмәтләр күрсәтә. Күпләренең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә, шуңа да социаль хезмәткәр булу алар өчен һөнәр генә түгел, күптән инде яшәү рәвешенә әверелгән.
Олыкүл авылыннан Гөлшат Котлыева бу тармакта 1998 елдан бирле эшли һәм үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый. Хәтта хаклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итәргә уйлый, чөнки өлкән яшьтәге дуслары аны җибәрмәячәк, ул үзе дә аларны ташлап китә алмаячак. Әле үк: “Мин синсез булдыра алмыйм”, “Мине ташлый күрмә инде!” – дигән сүзләрне аңа еш ишетергә туры килә. Үзе дә һәрберсе өчен өзелеп тора, еллар узу белән һәр әбекәй һәм бабакай минем өчен якын кешегә әйләнә, ди ул. Әлеге сүзләрдә никадәр җылылык һәм наз бар, аларны ишеткән “көмеш” яшьтәге һәр кеше ─ яшәреп киткәндәй, ә авырулары һәм ялгызлыгы каядыр еракка чигенгәндәй тоела.
Гөлшат Рафакъ кызы белән аның “эш урынында”, тумыштан инвалид Ландыш апа Зарипова йортында очраштык. Бик ихлас каршы алды ул безне. Күренеп тора: социаль хезмәткәр белән дә бик яхшы мөнәсәбәттәләр. “Аның турында яхшы сүзләрдән башканы әйтә алмыйм, нәрсә генә сорасаң да, барысын да вакытында башкара. Аннан башка нишләр идем?” – ди ул социаль хезмәткәр хакында.
Чынлап та, Ландыш Гыйльмерҗан кызы Олыкүл авылына килеп урнашу белән иң тәүдә социаль хезмәткәр Гөлшат Рафакъ кызы белән таныша. Менә инде 9 ел ул ─ аның канаты астында. Бу еллар эчендә алар арасында искиткеч ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан.
Гөлшат Котлыева Иске Муса авылында туып-үскән. Ул кечкенә вакытта гаилә Олыкүлгә күченеп килә. Урындагы мәктәпне тәмамлагач, кыз Уфа шәһәрендәге училищеларның берсендә кондитер белгечлеген үзләштерә. Ләкин диплом алгач, һөнәре буенча эшли алмый, шушы авыл егетенә кияүгә чыга. Ике кызлары туа. Әйе, декрет ялыннан соң бераз үз белгечлеге буенча эшләп ала, ә 1998 елда аны социаль хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Һәм язмышының шундый борылыш алуына бер дә үкенми ул. Киресенчә, эшне яратып башкаргач, авырлыгы бик сизелми, ди. Менә 55 яше тулу уңаеннан “Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге велосипед белән бүләкләгән. Бүген үз канаты астындагы 22 кешене хезмәтләндерүдә әлеге техник чара бик урынлы.
Олыкүл авылындагы өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләрне Нурия Басыйрова һәм Гөлшат Котлыева икәүләп хезмәтләндерәләр. Авыл зур гына, шуңа икесенә дә эш җитәрлек.
Эшли башлаган чорда Гөлшат Рафакъ кызы 7 кешене генә хезмәтләндерә. Ләкин ул вакытта телефон да юк, әлеге кебек кибетләр дә адым саен түгел. Бүген инде 22 кешене хезмәтләндереп, мәшәкатьләре өстәлсә дә, зарланмый ул.
– Әбекәйләр нинди эш куша, барысын да үтәргә тырышам. Әле күптән түгел генә бер әбекәем шалтырата: “Кызым, җирне сөрделәр, суган гына утыртып бир инде”, ─ ди. – Нишлисең, барлык эшемне ташладым да, суган утыртып килдем. Иртән-иртүк һәрберсе белән телефон аша сөйләшәбез, хәлләрен белешәм, кемгә нәрсә кирәк, заказ бирәләр, ─ ди ул, эшенең нечкәлекләре белән таныштырып.
Бер көн эчендә аңа унлап әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә арыганлыкны тоясыңмы соң инде?!
Эшендә абруйлы хезмәткәр булса, йортында ул ─ сөекле әни һәм дүрт оныгы өчен хәстәрлекле нәнәй дә. Шул ук вакытта йорт-ихатасы гөлгә күмелгән, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешнең ниндие генә үсми! Күпләп кош-корт асрый, елның-елында йөзәр бройлер чебеше алып үстерә. Ә кышкы кичләрдә исә уңган хуҗабикә бәйләм бәйләргә дә вакыт таба. Тагын бер мавыгуы бар әле Гөлшат Рафакъ кызының: бакчаны бизәү өчен төрле сыннар ясый.
Менә шулай, олы йөрәкле кешенең күңел җылысы барысына да җитә. Ялгыз һәм өлкәннәр өчен кирәкле булып, ярдәм итеп яшәү, аларның бертөсле тормышын мәгънәлерәк итү, аңа ямь өстәү Гөлшат Котлыеваның яшәү рәвешенә әверелгән бүген. Ә социаль хезмәткәр өчен бу – иң мөһиме. Димәк, бу һөнәрне сайлап, ул һич кенә ялгышмаган.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.