+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июнь 2024, 03:20

Фонограмма “фаш” ителәчәк

Кызганычка каршы, бүген без еш кына башкаручылар һәм иҗат коллективлары хәтта меңләгән аудитория алдында да “фанера”га җырлый торган хәл белән очрашабыз.

Фонограмма “фаш” ителәчәкФонограмма “фаш” ителәчәк
Фонограмма “фаш” ителәчәк
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына “Тамаша-күңел ачу хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү максатында Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын кертте.

–─ Закон проекты кулланучының тамаша-күңел ачу хезмәтләре турында ышанычлы мәгълүмат алу хокукын тәэмин итәргә һәм мондый хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә тиеш, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. –─ Кызганычка каршы, бүген без еш кына башкаручылар һәм иҗат коллективлары хәтта меңләгән аудитория алдында да “фанера”га җырлый торган хәл белән очрашабыз. Концертка билет сатып алган тамашачы аны тере чыгыш урынына “суррогат продукт” көтүен белми. Аның хокуклары якланмаган. Без “плюс фонограмма” төшенчәсен ныгытырга, башкаручыларның һәм оештыручыларның кулланучыларга чыгышларында фонограмма куллану яки “тере тавыш”ка башкару турында мәгълүмат бирү бурычын билгеләргә тәкъдим итәбез.
Шулай ук, закон проекты кулланучыларның мәгълүмат булмаса, билет өчен акчаны кире кайтару хокукын ныгыта. Русия Федерациясе субъектларына үз территорияләрендә фонограмма куллану һәм кулланучыларга мәгълүмат бирү тәртибен билгеләү хокукы бирергә тәкъдим ителә.
Республика парламенты спикеры сүзләренчә, тыю чаралары турында сүз бармый.
– Концерт мәйданчыкларындагы заманча тавыш куелышы – катлаулы система, ─– диде Константин Толкачев. – Чыгышларда композициянең җитди студия эшкәртүе, музыкаль әсәрне тагын да тәэсирлерәк итә торган махсус эффектлары булган аерым фрагментлары кулланыла ала. Ләкин башкаручы “плюс фонограмма”га чыгыш ясаса, тамашачыда гадел сораулар туа. Кайбер очракларда “плюс”ка башкару, мәсәлән, концерт мәйданчыгы үзенчәлекләре, һава шартлары белән аклана. Бу мөмкин, ләкин чараны оештыручылар тамашачы ни өчен акча түләвен аңласын өчен аңа хәбәр итәргә тиеш. Закон кабул ителү концертларның сыйфатына уңай йогынты ясар, дип уйлыйм.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас