+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июнь 2024, 00:20

Без һәрвакыт алгы сызыкта!

11 июньдә Уфада “Республика Башкортостан” нәшрият йорты абунәчеләр өчен махсус бәйрәм – “Матбугатка язылу көне” үткәрде. Ул Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне алдыннан оештырылды.

Без һәрвакыт алгы сызыкта!Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Без һәрвакыт алгы сызыкта!

Чара Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары каләм осталары һәм кунаклар биредә оештырылган китаплар, халык һөнәрләре күргәзмәләре белән танышты. Ярминкәдә халык осталарының милли стильдәге бизәнү әйберләрен сатып алырга да мөмкин булды.

Бераздан Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт башланды. Аның алдыннан матбугат хезмәткәрләрен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова котлады.

– Безнең журналистлар беркайда да сынатмый, ил күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый, ә махсус хәрби операция башлангач, алар идеологиянең алгы сызыгына дөреслек, җаваплылык үрнәге булып басты. Бүгенге бәйрәмебез белән котлап, сезгә яңадан-яңа уңышлар телим, – диде ул һәм хезмәт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүчеләргә тармак бүләкләрен тапшырды.

Концерт барышында теләгән кеше ташламалы бәягә республика гәзитләренә һәм журналларына языла алды. Бу көнне язылучы һәркем призлар уйнатуда катнашты.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас