Депутатлар шифаханә җитәкчелеге белән курортның агымдагы мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты, тулаем республикада сәламәтләндерү туризмын үстерүнең төрле аспектларын карады. Аерым алганда, шифаханәләрнең номер фондын йөкләү, Башкортстан шифаханәләре дан тоткан табигый дәвалау факторлары, сервис дәрәҗәсе һәм ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итү турында сүз барды.
Утырышны комитет рәисе Фәрит Гомәров үткәрде. Комитет әгъзалары Башкортстан Республикасы буенча аерым суд участокларының мировой судьялары вазыйфасына сайлану өчен кандидатураларны карады. Аларны Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле тәкъдим итте.
“Красноусол” шифаханәсе мисалында гражданнарның ялын оештыру һәм аларны савыктыру өчен тәгаенләнгән объектларның террорчылыкка каршы сакланышы” темасына шифаханәнең генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бәдретдинов чыгыш ясады.
Утырышта “Башкортстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексының 15.1 һәм 15.2 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары өстендә эш дәвам итте.
“Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексының 3.11 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проекты беренче укуда кабул ителүгә әзерләнде.
Ахырда депутатлар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.