+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь , 12:58

Күркәм эшләр белән исемен тарих битләренә уйды ул!

Билгеле журналист Равил Карамовның вафатына – бер ел.Чын журналист булу – һөнәр генә түгел, ул, мөгаен, адәм баласының язмышыдыр. Бу сүзләрне республи­кабызның билгеле каләм остасы, абруйлы журналисты, моннан бер ел элек бакыйлыкка күчкән Равил Әбелкарам улы Карамовка карата әйтү бик дөрес булыр. Күптән түгел туган ягы Дүртөйле районында зурлап аның хәтер кичәсе үтте.

Күркәм эшләр белән исемен тарих битләренә уйды ул!
Күркәм эшләр белән исемен тарих битләренә уйды ул!
Чарага Равил Кара­мовның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре җыелды. Һәркем бу күркәм дә, моңсу да кичәдә аның хакындагы якты истә­лек­ләре белән бүлеште.
– Кадерле туганыбыз, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, “Сельские узоры” журналы, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, Дүртөйле районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе Равил Карамовның мәңгелеккә китүенә бер ел тулды. Тик күңел әле һаман ышанмый, телефоннан шалтыратыр кебек тоела. Тәкәрлек авылы зиратына баргач, чәчәкләргә күмелгән кабере генә чынбарлыкка кайтара, — диде чыгышында хезмәт ветераны, Баш­кортстанның атказанган укытучысы Венера Карамова. — Әйе, чит җирдә озак еллар гомер итеп, туган авылына мәңгелеккә кайтты ул.
Венера Әнгам кызы Равил Кара­мовның тормыш һәм иҗат юлы хакында да бәян итте.
Равил Әбелкарам улы 1941 елның 11 июлендә дөньяга аваз сала. Илебездә Бөек Ватан сугышы башланган вакыт, кайгылы, авыр көннәр була. Карамовлар нәсе­леннән күпләр сугышка алына.
“Һәр бала үз ризыгы белән туа”, диләр бит. Равил да кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып, чыныгып үсә, яхшы укый. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр яза башлаган Тәкәрлек малае, урта белем алып, авылда — китапханәче, колхозда комсомол секретаре булып эшли. “Ярыш” район гәзитенә мә­каләләр язып, үзен укучыларга таныта һәм аны редакциягә эшкә чакыралар. Озакламый егет Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Ике ел белем алгач, армия сафларына чакырыла. Ул анда да хәрби часть гәзите ре­дак­циясендә эшләп, каләмен тагын да ныграк чарлый. 1964 елда читтән торып укуын дәвам итә. Бервакыт ул “Кызыл таң” гәзите редакциясенә Дүртөйле һәм Илеш районнары хез­мәтчәннәренең күркәм эш-гамәлләре, уй-фикерләре турында язылган мәкаләләрен китерә. Мөхәрриргә алар бик ошый һәм яшь авторны эшкә кабул итәләр.
Авыл тормышы — Равил Әбел­карам улы­ның, журналист буларак, яраткан темасы иде. Аның мәкаләләре һәм очеркларында авыл җирендәге яшә­еш, авыл кеше­ләренең көндәлек тырыш хез­мәте, гореф-гадәтләре, күркәм йолалары оста һәм һөнәри югарылыкта яктыртылды. Сәләтле журна­лист Равил Әбелкарам улы беркайчан да масаюны белмәде, тәкәббер булмады. Радио, теле­видениедә ун елга якын әдәби тапшырулар җитәкчесе буларак, зур иҗади проектларга нигез салып, тормышка ашырды. Бихисап кү­ренекле дәүләт эш­леклеләре белән әңгәмәләр оештырды ул.
Журналист өчен иң мөһиме — кешеләр белән аралаша, аларның күңел дөньясын матур итеп ачып бирә белү. Равил Карамовның очерклары һәрчак укучыны җәлеп итә, бер тында укыла иде, чөнки ул һәр героеның портретын җанлы итеп сурәтләде. Үзенең булдыклы авылдашлары хакында рес­публикабызның абруйлы матбугат басмасы “Кызыл таң”да даими язып торды. Туган төбәге — туган бишегенә, күңел хисләрен үстергән, яшәү көче биргән, иҗатына илһам өстәгән туган җиренә гомеренең соңгы көненә кадәр тугры булды Равил Әбелкарам улы. Соңгы елларда Тәкәрлек авылы мәчете имам-хатыйбы Габдрәфыйк Гали­евның “Тәкәрлек тарихына сәяхәт” дип аталган китапларына кереш сүз язып сөендерде. Корбан гаетендә, сабантуйларда һәм башка киң колачлы чараларда Равил абый һәрчак катнаша иде.
Тәҗрибәле журналист Равил Карамов һәр­вакыт яшь хез­мәт­тәшләре белән элемтәдә яшәде. “Кызыл таң” гәзите ре­дакциясенә дә ул еш килә, мәка­ләләрен китерә, каләм­дәшләре белән сөйләшеп, фикер алышып утырырга ярата, акыллы киңә­ш­ләрен би­рә иде. Лаеклы ялга чыккач та Равил Әбелкарам улы үзенең эшенә, йөрәк кушуы буенча сайлаган һөнәренә тугры калды, хезмәтен яратып, күңел биреп башкарды. Карл Маркс исе­мендәге күмәк хуҗалык рәисе, легендар шәхес, Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникеев турындагы очеркларын туплап, аның тормыш һәм хезмәт юлын яктыртучы “Гомер балкышы” дип аталган китап нәшер итте. Ә барлап карасаң, пенсиядә чагында ул дистәгә якын китап чыгарган икән! Равил Әбелкарам улы берничә тапкыр “Кызыл таң” гәзите лауреаты исеменә лаек булды.
Хәтер кичәсендә исемен туган як тарихы битләренә күркәм эш-гамәлләре белән уйган Равил Әбел­карам улының якты рухына багышлап Тәкәрлек авылы имам-хатыйбы Габдрәфыйк Галиев Коръән чыкты. Туганнары, якыннары, улы Марат, авылдашлары Равил Карамовның мәр­хәмәтле, туган җанлы, ярдәмчел кеше булуын билгеләде.
– Һәркайсыбызга изгелек кылырга тырышты Равил абый, килеп хә­ле­безне белергә дә вакыт тапты, — диде алар. — Урыны оҗмах түрендә булсын!

Рәсемдә: Равил Карамов имам-ахун Рамил Исәнбердин һәм имам-хатыйб Габдрәфыйк Галиев белән.
 
Фото: Г.Галиев архивыннан.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: