Җиде көндә Республикага идарә итү үзәге халыктан төрле мәсьәләләр буенча 5287 хәбәр теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 616га арткан.
Гадәттәгечә, беренче урында юллар темасы. ЦУРның мәгълүмат системаларына 1292 хәбәр килгән. Аларның күпчелеге юлларны ремонтлауга, салуга, чокырларны ямауга кагыла. Төзекләндерү ─– икенче урында. Халыкны, нигездә, яшел үсентеләрне карап-тоту, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, территорияләрне җыештыру мәсьәләләре борчый. Өченче урында –─ торак-коммуналь хуҗалык темасы. Монда төп проблема – су булмау. Җәй көне күпләр бакчаларга, авылларга яшәргә күчә һәм сибү өчен күбрәк су кулланыла, шуңа күрә су белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп туа.
Башкортстан халкына тагы да җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыру, социаль түләүләр срогы, ташламалы дарулар, пособиеләр алу һәм рәсмиләштерү тәртибе, үсемлек чүпләрен һәм каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләләре тынгы бирми. Социаль челтәрләрне кулланучыларның Уфада мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, балалар лагерьларына юлламалар рәсмиләштерү турында да сораулары теркәлгән.
Мәсәлән, 15 апрельдә Яңавыл шәһәренең Некрасов урамындагы 5нче йортта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә янгыннан соң подъездны ремонтлауны сорап мөрәҗәгать иткән.
Аларның үтенечен “Инцидент-менеджмент” системасы тоткан. Мәсьәләне Яңавыл районы хакимияте хезмәткәрләре контрольгә алган. Йортны хезмәтләндерүче идарәче компания эшчеләре беренче чиратта стеналарны штукатурлаган һәм буяган. Соңрак түшәм агартылган һәм барлык катларда яктырту җиһазлары яңартылган. 4 июньдә подъездда ремонт тәмамланган.
Октябрьский шәһәрендә Мәскәү проспекты, 10, 12 адресы буенча асфальт тергезелгән. Юл участогын тәртипкә китерү зарурлыгы турында социаль челтәрләрдә шушында яшәүче кешеләр язган. Ачыклануынча, Октябрьский шәһәре хакимиятендә проблема турында белгәннәр. Узган ел әлеге йортлар янында җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлаганнар. Эшләр тәмамлангач, юлга ком-таш түшәгәннәр һәм туфракның утыруын, җылы көннәр башлануын көткәннәр. Быел майда “Теплоэнерго” белгечләре бу урындагы асфальтны тергезгән.
Мәләвездә Степан Разин урамында 2нче, 4нче, 6нчы йортлар янындагы юлның бер өлешенә вакташ җәйгәннәр. Халык юлны ремонтлау үтенечен социаль челтәрләрдә узган елның октябрендә үк калдырган. Бу мөрәҗәгать Мәләвез районы хакимияте контролендә булган: алар участокны ремонтланачак юллар исемлегенә керткән һәм финанслау килүен көткән. Майда подрядчылар юл участогын тикшергән һәм проблеманы хәл иткән.
Архангель районының үзәк дәваханәсе поликлиникасында физик мөмкинлекләре чикле пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Коляскада хәрәкәт итүче инвалидларның медицина учреждениесенең икенче катына чит кеше ярдәменнән башка күтәрелә алмавы турында социаль челтәрләрдә урындагы кеше зарлана һәм пандус урнаштыруны сорый. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары мөрәҗәгатьне 2022 елның сентябрендә теркәгән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге инцидентны эшкә алган.
Инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләсе ─ катлаулы, ул җентекле эш итүне таләп итә. Беренче чиратта, мөмкинлекләре чикле пациентларга уңайлы булсын өчен поликлиниканың беренче катына невролог, травматолог кабинетларын, шулай ультратавыш диагностикасы һәм процедура кабинетларын күчерәләр. Инвалидларга ярдәм итү өчен поликлиникага керү урынында медицина персоналын чакыру төймәсе урнаштырылган.
Узган ел ремонт планлаштырыла, проект эшләнә һәм проект-смета документациясе төзелә. Акча килгәч, эшкә керешәләр. Ремонт быел майда тәмамланган. Архангель үзәк район дәваханәсендә инвалидлар өчен җәмәгать бәдрәфләре җиһазландырылган, беренчел медицина-санитар ярдәм бүлегендә һәм стационарның хирургия корпусында тактиль плитка җәелгән, беренчел медицина-санитар ярдәм бүлегенең баскыч мәйданчыгында пандус җиһазландырылган.