Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясе Себер юлы Шайтан-Күзәй волостеның (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Тәкәй авылында туган.
Атасы Юлай Азналин 1765 елда Шайтан-Күзәй волосте старшинасы булып китә һәм үзенең гаделлеге белән башкорт халкы арасында хөрмәт яулый. Атасы улы Салаватка яхшы белем һәм тәрбия бирә, ул төрки һәм урыс телләрендә укырга һәм язарга өйрәнә. Салават Юлаевның әнисе турында документаль мәгълүматлар сакланмаган, ә фольклор чыганакларында аның белемле хатын булуы турында әйтелә һәм, кайбер материаллар буенча, аның исеме Атнабикә булган.
Көчле, кыю, курку белмәс 14 яшьлек үсмернең аю белән алышып, гади пычак ярдәмендә аны җиңеп чыга алуын риваятьләр һәм халык җырлары бәян итә. Ул яшьтәшләре арасында әйдәүче башлык буларак билгеле. Тартып алынган Күзәй ыруы җирендә урнашкан Сим заводын беренче тапкыр яшьтәшләре белән үсмер чагында туздыра һәм яндыра. Салават Юлаев Коръәнне һәм шәригатьне дә яхшы белгән. Батыр җырчы-чәчән һәм курайчы да булган.
1771-73 елларда Юлай Азналин Польша конфедерантларына каршы сугышта катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен кече хәрби әләм белән бүләкләнә. Атасы хәрби походларда булган чакта старшина вазыйфасын Салават Юлаев башкара.
1773 елның 17 сентябрендә императрица Екатерина IIгә каршы Ырынбур губернасында Емельян Пугачев җитәкчелегендә Крестьяннар сугышы кабына. Ихтилалны, “Петр III” исемен кулланып, казак атаманы Емельян Пугачев җитәкли. 1773 елның 10 ноябрендә ихтилалчыларга Салават Юлаев җитәкчелегендә бер төркем башкорт яугирләре килеп кушыла. Салават Юлаев ноябрь-декабрь айларында Ырынбур шәһәре янында һәм Ырынбур чигендә алышларда, шул исәптән Ильин кальгәсен алуда катнаша һәм яралана. Ырынбур кальгәсе тирәсендәге алышларда күрсәткән каһарманлыгы һәм осталыгы өчен Салаватка “Петр III” исеменнән полковник дәрәҗәсе бирелә.
Әлбәттә, даими хәрби әзерлек үткән гаскәрләргә каршы сугыш алып бару җиңел булмый. 1 ел 15 көн дәвам иткән сугыш юлында Салават Юлаев 28 хәрби алышта катнаша. 20 ноябрьдә Катав-Ивановск заводы янында батырның отрядлары соңгы тапкыр патша гаскәрләре белән алыша.
Салават Юлаев 1774 елның 25 ноябрендә генерал-майор Ф. Ю. Фрейман командасы тарафыннан кулга алына. Салават Юлаев, атасы Юлай Азналин, аркадашы Иван Зарубин-Чика Уфа кальгасе зинданында ябып тотыла. Сенатның Яшерен экспедициясе һәм Ырынбур губернаторы И. А. Рейнсдорпның тикшерү, сорау алу, җәзалау, хөкем итү эшләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә 339 көн дәвамында алып барыла. Хөкем ителгәннән соң, Салават Юлаевны, атасы Юлай Азналинны Ырынбурга, Уфага һәм сугыш барган башка урыннарга алып барып җәзага тарттыралар. Һәр урында 175 тапкыр камчы белән суктырылганнан соң, аларның борын яфракларын кисеп алалар, маңгаена һәм яңакларына “З” (“злодей” – “явыз”), “Б” (“бунтовщик” – “фетнәче”), “И” (“изменник” – “хыянәтче”) тамгалары басыла.
1775 елның 2 ноябрендә Салават Юлаев атасы Юлай Азналин белән бергә Балтыйк портына (1762 елга кадәр – Рогервик кальгасе) мәңгегә сөргенгә җибәрелә. Юллары Уфадан башлана һәм Минзәлә – Казан – Түбән Новгород – Мәскәү – Тверь – Бөек Новгород – Ревель аша үтеп, Балтыйк портында тәмамлана.
Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә (искечә 26 сентябрь) сөргендә Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик кальгәсендә (хәзер Эстониянең Палдиски шәһәре) вафат була.
Салават Юлаевның язма рәвештә һәм телдән сакланган 500 юл чамасы шигъри мирасы безнең көннәргә килеп ирешкән.
Салават Юлаевның 5 шигырен беренче тапкыр 1880 елда урыс телендә Ф. Д. Нефедов “Салават, башкирский батыр” дигән очеркында бастырып чыгара. Шагыйрьнең тагын да 7 шигыре 1893 елда
Р. Г. Игнатьевның “Движение среди башкир перед пугачевским бунтом; Башкир Салават Юлаев, пугачевский бригадир, певец и сэсэн” дигән хезмәтендә дөнья күрә. Русия империясе чорында Салават Юлаевның шигырьләре барлыгы дүрт тапкыр басылып чыга.
Салават Юлаевка башкорт халык җыры “Салават” һәм башка сәнгать, әдәбият һәм фольклор әсәрләре багышланган. Халык хәтере аның үзе һәм исеме белән бәйле бик күп истәлекле тарихи урыннарны саклый. Батырның исеме башкорт, урыс, татар һәм башка милләт галимнәре, язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары, скульпторлары, композиторлары әсәрләрендә мәңгеләштерелгән.
Русиядә беренче тапкыр Салават Юлаевны
А. С. Пушкин “Пугачев тарихы” дигән романында телгә ала. Батыр турында тарихчылар, язучылар В. Витевский, Н. Гурвич, Н. Фирсов, В. Черемшанский, П. Юдин, Д. Мамин-Сибиряк, М. Лоссиевский, В. Зефиров, И. Казанцев, А. Алекторов, В. Филоненко, Ф. Нефедов, Н. Дрягин, С. Руденко һәм башкалар яза.
П. Кудряшев тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителгән халык җырына А. Алябьев көй яза. С. Рыбаков һәм М. Солтанов батыр турындагы халык җырларын бастырып чыгаралар.
1941 елда Мәскәүдә С. П. Злобинның “Салават Юлаев” тарихи романы нәшер ителә. 1993 елда Уфада Булат Рәфыйковның “Иярләнгән ат” әсәре чыга. 1994 елда Мирас Иделбаевның “Юлай улы Салават” дигән китабы бастырыла. 2004 елда Уфа Фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләре “Салават Юлаев энциклопедиясе”н нәшер итте.
1967 елда Башкорт АССРы Министрлар Советы әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен Салават Юлаев исемендәге бүләк булдырды, ул 1992 елдан алып Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе дип атала.
1998 елда Башкортстанның югары бүләге – Салават Юлаев ордены булдырылды.
Русиядә Гражданнар сугышы барышында Башкорт аерым атлы дивизиясенең сәяси бүлеге “Салауат” дигән атналык чыгара.
Бөек Ватан сугышы елларында Салават Юлаев исемендәге танкка каршы 1292нче истребитель артиллерия полкы оеша, “Салават Юлаев” бронепоезды һәм истребителе төзелә.
Русиядә һәм Башкортстанда район, шәһәр, урамнар һәм проспектлар, хоккей клубы, теплоходлар һәм башкаларга Салават Юлаев исеме бирелгән.
1991 елдан Салават районының үзәге Малаяз авылында Салават Юлаев музее эшли. Эстониянең Палдиски шәһәрендә Салават Юлаев музее ачылды һәм анда һәйкәл куелды.
Башкортстанда Салават Юлаевка беренче һәйкәл 1952 елда Т. П. Нечаева проекты буенча эшләнә, хәзерге вакытта ул Малаяздагы Салават Юлаев музее янында урнашкан. Т. П. Нечаеваның шушындый ук һәйкәлләре 1952 елда Уфада Салават Юлаев исемендәге бакчада (хәзерге вакытта ул реставрациядән соң “Янгантау” шифаханәсе биләмәсендә тора), 1967 елда Салават шәһәренең Салават Юлаев исемендәге скверында куела.
1967 елда Уфада Агыйдел елгасы ярында Салават Юлаевка һәйкәл куела. Бу проектның скульпторы – С. Д. Тавасиев, архитекторы – И. Г. Гайнетдинов. Һәйкәлнең сурәте Башкортстанның дәүләт гербында чагылыш таба.
Салават Юлаевка һәйкәлләр, бюстлар һәм тактаташлар тагын да Башкортстанның Баймак, Салават һәм Сибай шәһәрләрендә, Әскар авылында, Эстониянең – Палдиски, Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрләрендә, Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Уелды авылында һәм башка урыннарда куелган.
Режиссер Яков Протазанов төшергән “Салават Юлаев” фильмы 1941 елда киң экраннарга чыга.
“Салават Юлаев” операсы Заһир Исмәгыйлев һәм Баязит Бикбай тарафыннан 1955 елда языла һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела.
1959 елда “Тау бөркете” балетының премьерасы була (Хөсәен Әхмәтов һәм Нариман Сабитов либреттосы һәм музыкасы, К. Д. Карпинский хореографиясе).
Әбделкадыйр Инанның “Салауат батыр” дигән тарихи драмасы башкорт әдәбиятында Салават Юлаев образына багышланган беренче күләмле әсәр булып исәпләнә.
Баязит Бикбай, Мостай Кәрим һәм башка драматургларның пьесалары буенча да спектакльләр дөнья күрә.
2004 елда – “Мин үлмәдем, башкортларым!”, ә 2005 елда “Сынмас рух” дигән документаль фильмнар төшерелде.
Башкортстанда 1989 елдан – Салават көннәре үтә.
16 июньдә Салават районында Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган XX Республика “Салават җыены” фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәм беренче тапкыр 2004 елда узды һәм Салават Юлаевның тууына 250 ел тулуга багышланды. Ул республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышының төп вакыйгаларының берсе булды. Аннан соң бәйрәм Балтач, Чакмагыш, Ишембай районнарында, Салават һәм Уфа шәһәрләрендә узды. 2011 елдан бәйрәм Салават районында үтә һәм Башкортстанның төп (брендлы) вакыйгасы булып тора.
Башкорт халкының милли батырының туган төбәге, Салават районының элекке Тәкәй авылы урынында “Салауат ере” тарихи-мәдәни паркы ачыла.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.