Биш ел элек Уфада оештырылган “Рәйхан” татар клубы халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яклау һәм саклау юлында байтак чараларда катнаша һәм үзе дә яңа проектларны тормышка ашыра. Аларның берсе “Эзләребезне эзләп” дип атала. Анда катнашучылар, дөньяга сибелеп яшәгән кардәшләребез яшәгән ерак төбәкләргә барып, андагы тормышны, яшәешне, тарихны тирәнрәк өйрәнү, дәлилләү, борынгы җырларны язып алу, дини һәм тарихи һәйкәлләрне күреп кайту кебек изге максатлар куя. Үткән елда клуб әгъзалары Европадагы иң зур татар авылы Урта Әләзәндә, Ырынбурда, Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада булса, быел Чувашиянең Шыгырдан авылына барып кайтты.
Апрель аеның гаҗәеп матур көннәренә туры килде сәяхәт. Уфа белән Шыгырдан арасы – 720 чакрым! Шундый ерак ара сизелми дә үтеп китте. Гармунчыбыз Марат Локманов юл буе дәртле көйләр уйнап барды, кызларыбыз аңа кушылып гөрләште. Җырланмаган җыр калмады, дигәндәй...
Шыгырдан Батыр районына карый. Без кич белән Комсомольское авылына, олы юл буенда урнашкан кунакханәгә килеп туктадык. Ә инде анда милли киемнәрдә, гармуннар белән безне көтеп торган милләттәшләребез белән очрашудан туган тойгыларны аңлатып бетереп булмастыр... Башкортстан делегациясе белән күрешергә Шыгырдан авылы биләмәсе башлыгы Марат Айзатулов үзе дә килгән иде. Җыр-моң, чәкчәк белән каршы алды безне шыгырданлылар. Без исә, үз чиратыбызда, чувашстанлыларны үзебезнең күчтәнәчтән – башкорт балыннан авыз иттердек.
Дулкынландыргыч минутлар үтеп китү белән безне шушыннан ерак түгел урнашкан Урмай авылына алып киттеләр. Ул Комсомол районына карый.
Авылның чама белән 400 еллык тарихы бар, диләр. Казан ханлыгы яуланганнан соң, бирегә Нижгар якларыннан беренче булып йомышлы татарлар килеп урнашкан, алар арасында Урмай исеме киң таралган булган.
Монда искитмәле тырыш, таләпчән, дини халык яши. Күрше Тукай авылында туган һәм шунда яшәгән эшкуар Әгъзам Шакиров – бүген Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе. Татарлар күпләп яшәгән төбәк белән таныштыруны нәкъ ул башлап җибәрде.
Безне авыл мәдәният йортында “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле каршы алды. Ул 1984 елда барлыкка килгән. Күп еллар аңа Чувашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелек иткән. 2020 елда ул вафат булгач та, коллектив яшәвен дәвам итә һәм бүген аның исемен йөртә. “Мишәр” – Чувашиядә “халык ансамбле” исемен алган бердәнбер татар ансамбле.
“Рәйхан” клубы әгъзалары ансамбль башкаруында татар-мишәрләрнең сирәк очрый торган җырларын тыңлады, биюләрен карады. Татарларның фольклоры, тарихы турында да сөйләшенде. Ансамбльдә барабан сугулары зур кызыксыну уятты. Татарда барабан булмаган, диючеләр табылды. Баксаң, элек әлеге җирләрдә күпер салу белән шөгыльләнгәннәр икән, һәм субай сукканда ритм биреп торыр өчен барабан кулланганнар. Бүген барабан “Мишәр” ансамбле чыгышында иң дәртле хисләр уята торган уен коралы булып кала.
Рәйханлылар биредәге музей экспонатлары белән танышты. Халкыбызның уртак бизәкләре арасында шушы якларга гына хас хатын-кыз күлмәкләре, чигү әйберләре күренде. Тарихи ядкарьләр авыл тарихын, тоташ республика татарларының борынгы яшәешен ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итте.
Соңыннан милли ризыклар белән тулы чәй табыны артында җылы әңгәмә дәвам итте. Гореф-гадәтләр, мәдәният, милли кием, тел үзенчәлекләре, топономика – безнең өчен барысы да кызыклы иде. Бу якларда ныклап ашый башлаганчы озак кына чәй эчеп утыру гадәте бар икән. Берничә чәйнек чәй эчелгәч кенә кайнар аш тәкъдим ителә. Тора-бара без дә моңа күнегә төштек, ә инде чәй эчкәндә рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга мөмкин булуын аңладык.
Икенче көнне иртән без Урмай җәмигъ мәчетендә булдык һәм аннары Тукай авылына юл тоттык. “Инде шулкадәр җир үтеп, безгә килмәсәгез, үкенерсез”, – дигәннәр иде безгә. Бу, чынлап та, дөрес әйтелгән булып чыкты.
Тукай авылы – шулай ук күркәм, гүзәл икән. Биредә Урмайдагы сыман тырыш халык гомер итә. Икътисади яктан ныклы, төзек бу авылда, башка татар авылларындагы кебек, мал асрау, симертү һәм аны иткә тапшыру белән шөгыльләнәләр.
Эшкуарларның күбесе терлек чалу биналары ачкан. Күрәсең, эшләре мул гына керем бирә: йортлар яхшы, капка төбе саен машина, хәтта берничәшәр транспорт.
Өй-ихаталарның матурлыгын сүз белән генә әйтеп биреп булмый, барып күрергә кирәк. Дини халык яши монда. Тирә-юньгә бер горурлык булган Мәхәллә йортының эшчәнлеге белән танышу һәркайсыбызда тирән тойгылар калдырды. Безне мәдрәсә укытучылары Рәис хәзрәт Арифуллин һәм Әминә апа Баһаутдинова каршы алды.
Биредә зур “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүебезне дәвам иттек. Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Хәлим улы биредә яшәгән татар халкының яшәеше, телне, динне саклау юлындагы тырышлыгы турында бәян итте, бигрәк тә балаларны, яшь буынны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Башка яктагы татар авылларының бетү сәбәбе – туган нигезне ташлап китү, ә бездә исә ике-өч, хәтта дүрт буын бергә яши”, – дип дәлилләде ул сүзен.
Бу мәхәлләдә һәр кеше, авыл баласы Чувашстанда бердәнбер дәүләт лицензиясе булган “Гөлстан” мәдрәсәсенең гамәлдәге программасы нигезендә укый ала. Биредә чәй мәҗлесләре, авылның иҗтимагый советы утырышлары уза. Моннан халык өзелми. Олылар, яшьләр өчен дә дин сабаклары оештырылган. Бу бинаны тоту аена 200 мең сумга төшә, укытучыларга түләү, ут-газ чыгымнарын да авыл халкы үзе күтәрә. Бигрәк тә биредәге эшкуарлар бу изге гамәлгә зур өлеш кертә.
Мәхәллә мәктәбе укытучысы Әминә ханым балаларны укыту, тәрбияләү алымнары белән таныштырды, уңышлары хакында сөйләде.
“Авыл күрке булган өч катлы мәхәллә йорты – бөтен татар дөньясына үрнәк булырдай бер урын”, – дип таралыштык без Тукай авылы белән хушлашканда.
Һәм менә без сәяхәтебезнең төп максаты булган Шыгырданга юнәлдек.
Чувашиядә татарлар – халык саны буенча өченче урында. 2010 елгы җанисәп буенча аларның саны 34,2 мең тәшкил иткән. Урмай, Тукай, Шыгырдан, Чичкан, Кыр Бикшиге, Озын куак, Татар Согыты, Кармыш, Кызыл Чишмә, Балтай исемле авыллар халкы үрнәкле тормыш көтә биредә. Күпмилләтле Чувашстанда алар үз телен, динен, гореф-гадәтләрен югалтмый, башка халыклар белән татулыкта яши. Татарлар иң күп таралган районнар – Батыр, Ибреси, Козлов, Комсомол, Шемурша, Яльчики. Алар арасында иң күп татарлар (6 меңгә якын) яшәгәне – Шыгырдан. Юл аша гына чуваш авылы Батыр урнашкан. Менә шундый шартларда, бер авыл башында – Православие символы, аңа каршы татарныкы – мөселманныкы булып, үзара уртак тел табып, ул гына да түгел, үз телләрен саклап, ана телендә сөйләшеп, татарлыгын саклап яши шыгырданлылар.
Авылга кергәч тә иң күзгә ташланганы – озын-озын урамнар, мәһабәт кирпеч йортлар. Алар арасында ике катлылары байтак. Икенче бер нәрсә – урам ягыннан ихаталар күренми. Капкалар тимердән, нәкышләп, биек итеп ясалган. “Өйдәгене күршегә чыгармыйбыз“, – дип аңлатты моны авыл кешеләре. Кайбер капкаларны эшләтү 200-300 мең сумга кадәр төшә икән! Биредәге сәүдәгәрләрнең “күршенекеннән яхшырак булсын” дигән девизы күренеп тора инде. “Рублевка бит монда, Рублевка!” диючеләр ишетелде арабызда. Чувашстандагы татар авылларында яңа бистәләргә шундый атамалар бирү гадәте бар. Мәсәлән, Урмай авылында бер яңа бистә “Париж” дип атала. Ә бит баксаң, тирә-юньдә кирпеч заводлары да юк икән. Төзелеш материалын читтән кайтарып булса да дөньяларын гөл иткән шыгырданлылар. Мин бәрәңге бакчаларына, арткы бакчаларга да игътибар иттем. Йорт-кураны бакча белән бүлеп торган коймалар да биек, профнастилдан. Шулай итеп, ихата һәр ике яктан да күренми... Мәктәпләр дә, мәдәни һәм спорт корылмалары да әллә каян игътибарны җәлеп итә.
Авылның беренче мәчетен моннан 235 ел элек салалар. Еллар узып, авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арта барган. IX гасырда авылда инде тугыз мәчет, ике мәдрәсә эшләгән. Бүген биредә – җиде мәчет. Җиденчесе тулысы белән шушы авылда яшәүче эшкуар Минсәет Купкенов акчасына салынган һәм авыл халкы ризалыгы белән аның вакытсыз вафат булган хатыны Мөслимә исемен йөртә.
Сәяхәтебезне Шыгырдан авылындагы “Өч сәхабә” дип аталган җәмигъ мәчетеннән башладык. Биредә безне Чувашстан мөфтие Әлбир Кргановның әтисе Рифкать ага һәм мөфтинең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафьянов каршылады.
Җәмигъ мәчете Русиядә дә, дөньяда да бер генә, чөнки ул үзгә проект буенча ясалган. Аңа Шәһри Болгарда, хәрабәләр хәлендә ятучы Хан мәчете үрнәк итеп алынган. Менә шулай итеп, моннан 6-7 гасыр татар ханнары намаз укыган мәчетнең заманча гәүдәләнеше Шыгырданда урын тапкан.
Җәмигъ мәчетнең эчке ягы да, Алтын Урда, Болгар дәүләте, Урта Азиядә булган милли нәкышләр белән бизәлгән. Бу эшне Үзбәкстан һәм Төркия осталары башкарган.
Мәчетнең нигезенә Шәһри Болгардан алып кайтылган кырык таш куела. Олы манарасының эченә дә Шәһри Болгар мәчетеннән кайтарылган тарихи ташлар куеп калдырыла.
Шыгырдандагы әлеге мәчеттә ике йөз еллык мөнбәр саклана. Аның тарихы искитмәле. Заманында бу мөнбәрдә татар дөньясының танылган дин белгечләре, имамнары, күренекле шәхесләре вәгазь сөйләгән. Шулардан Шиһабетдин Мәрҗани исеме генә ни тора! Ә икенче каттагы мөнбәрләр Төркиядән бүләк итеп кайтарылган.
Безнең делегация алга таба юлын мәктәпләргә юнәлтте. Ике урта мәктәп авылда, алар зур тарихлы. Шыгырдан 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе озак еллар башлангыч милли мәктәп булган. 1941-1945 елларда ул урта мәктәп статусына ия була, 1945 елдан 1949 елга кадәр җидееллыкка үзгәртелә, ә 1949 елның 15 августыннан кабат урта мәктәп статусына ия була.
Бүгенге көндә мәктәптә 400гә якын бала белем ала. Мәктәптә туган якны өйрәнү музее, “Биләр” бию ансамбле, “Тамчы” инструменталь ансамбле бар. 2007 елдан биредә директор булып Татарстанның атказанган укытучысы Гөлсирин Абейдуллова эшли.
Авылның икенче мәктәбе – профессор Ә. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе. Әнвәр Зыятдин улы шушы авылда туган, фәлсәфә фәннәре докторы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе. Бу мәктәптә дә якынча 400 бала белем ала.
Ике мәктәптә дә милли рух сизелә, татар теле дәресләре үткәрелә. Шунысы күзгә ташлана: һәрдаим чисталык, төзеклек. Авыл халкы монда кайдандыр ярдәм көтеп ятмый, ә үз кесәсеннән чыгарып эшли дә куя.
Йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: ике урта мәктәптә дә балалар иҗаты соклану уята. Укытучылар да, укучылар да пөхтә формаларда. Патриотик тәрбия көчле куелган. Балалар тәрбияле, инсафлы. Әти-әниләр белән ныклы эшли мәктәп коллективы. Һәм шунысы аеруча шатландыра: әлегә мәктәпләрдә милли рух яшәп килә.
“Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә үз иҗатын күрсәтте безгә. Тәрбия эшләре урыс, чуваш, татар телләрендә алып барыла. Бакчаның горурлыгы – шушы көннәрдә генә ачылган агролаборатория. Биредә хәтта иң нәниләр дә икмәк ничек “үскәнен”, орлыклар ничек шытканын күзәтә һәм үзләре дә күп тәҗрибәләрдә катнаша.
Шыгырданда “Гөлстан” мәдрәсәсе бар, ул Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте составында эшли. Мәдрәсә 2005 елда якшәмбе мәктәбе нигезендә ачыла. 2007 елның 14 ноябрендә биредә көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре теркәлә. Уку тәмамланганнан соң мәдрәсә белеме турында диплом тапшырыла. Әлеге диплом Р. Фәхретдин исемендәге Русия Ислам университетының өченче курсына керү хокукы бирә. Мәдрәсәдә китапханә, ашханә һәм тулай торак бар. Уку йортын күрсәтмә әсбаплар һәм китаплар белән Русия Ислам университеты тәэмин итә.
Мәдрәсә каршында имамнар һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен белемне камилләштерү курслары оештырыла. Мәдрәсә мәхәлләдәге мәктәпләр эшенә юнәлеш бирә, аларга методик ярдәм күрсәтә, шәкертләр белән төрле оештыру эшләре алып бара.
Көнбатыш микрорайонында 2018 елда “Мөслимә” мәчете ачылган. “Мөслимә” мәчет-комплексында Ислам тарихы музее оештырылган. Музейда Чувашиядә республика халкы җыйган ислам тарихы белән бәйле экспонатлар саклана. Авыл кешеләре, борынгы әйберләр, кулъязма китап, шамаил һәм башка тарихи экспонатларны музейга биреп, шәхси өлешен керткән. Мәчет янында имам йорты да, аерым бинада тәһарәтханә дә бар.
Безне мәчетнең Кунак йортында кабул иттеләр. Монда теләгән һәркем дини мәҗлес-мәрәсимнәр, никах, бәби чәйләре уздыра алачак һәм ул бушка булачак. Шушы күркәм йорттагы “түгәрәк өстәл”не Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов алып барды.
Шыгырдан данлыклы якташлары белән горурлана. Алар арасында җырчы Азат Габитов, спортчы Расих Бикчурин, артист Станислав Садальский, шагыйрь Рөстәм Сүлти, көрәшче Минсәет Таҗетдинов, Дан орденының тулы кавалеры Бәдретдин Төфтуллов, Чувашстанның атказанган сәнәгать эшлеклесе Олег Шәрәфетдинов, көрәшче Әсхәт Якушев һәм башкалар һәм башкалар бар. Аларны санап чыгу гына да бик күп урын алыр иде...
Чувашстан татарлары белән танышу безнең күңелләрдә мәңге җуелмас уңай тәэссоратлар калдырды. Без шуны аңладык: тамырларыбыз нык, милләтебез тырыш, көчле, башка халыклар белән дус яши белә. Барысы да бердәм булудан килә. Нинди генә эш булмасын, монда өмәгә җыелалар. Эш яраталар. Язылмаган закон яши: гаиләдә, картлар янында яшьләр калу мәҗбүри! Мохтаҗлар булырга тиеш түгел! Аларга тиз арада ярдәм күрсәтелә. Дин телне саклый. Шул җәһәттән балалар белән эшләү изгеләрдән санала. Эшкуарлар мәчеткә дә, мәктәпкә дә, балалар бакчасына да ярдәмләшә. Яшьләр, белгечлек алу белән, авылга кайтырга тиеш. Моның өчен дә шартлар тудыралар.
Авыл кибетләрендә аракы сатылмый. “Хәләл” дип аталган сәүдә йортында – үзләре җитештергән ризыклар.
Тормышка зарланып яшәү, барысын да дәүләттән таләп итү безнең гадәткә кергән. Чувашия татарлары “Алма пеш, авызга төш”, дип әзерне көтеп ятмый. Шуңа күрә эшләре дә ырамлы, өстәлләре дә төрле нигъмәтләрдән сыгылып тора. Милли төсләрен дә югалтмаганнар, иншәаллаһ, югалтмаслар да.
Халисә МӨХӘММӘДИЕВА,
журналист, язучы, “Рәйхан” клубы җитәкчесе.