Англиядә 17 яшьлек кызның үпкәсе вейп аркасында шартлаган
Табиблар кызга үпкә шеше ярылуын диагнозлый. Аны коткарыр өчен үпкәнең бер өлешен кисеп алырга туры килә. Ике ел дәвамында ул атнага 400 тәмәкегә тиң вейп тарта.
Бу гадәт кызда 15 яшендә барлыкка килгән. Зарарсыз дип уйлап, ул көн саен вейп тарткан.
"Хәзер мин аларга кагылмаячакмын. Бу хәл мине үлем белән куркытты", - ди кыз.
Урамда бу агуны төтәсләп йөрүчеләр бик күп, мәктәп яшендәге балалар арасында да киң таралган ул. Сак булыйк!
Фото: "TPR НОВОСТИ".