+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь , 19:40

Соль-Илецкига барабызмы?

Быел анда искиткеч яңалыклар бар икән.

Соль-Илецкига барабызмы?
Соль-Илецкига барабызмы?

Соль-Илецк курорты 1 июньдә эшен башлады.

Быел курортка керү бераз кыйммәтрәк булачак. Бәясе 30 сумга артачак һәм 380 сум тәшкил итәчәк. Моны ничек кабул итәрләр, 350 сумны да бик күпсенүчеләр бар иде, чөнки сервис тиешле дәрәҗәдә түгел.

Керү бөтенләй бушлай булган балалар өчен өстенлекләр калачак. Курортта туристлар агымына әзерләнгәннәр һәм кунаклар бик нык көткән душ кабиналарын һәм бәдрәфләрен реконструкцияләгәннәр. Шулай ук ятаклар һәм чүп савытлары саны арткан.

- Инфраструктура буенча кошмар, бәдрәфләр - агач будкалар, чокырлар, тозлы күлләр ярларында тора, шуңа күрә яңгыр яуганда, барысы да кая юылганы аңлашыла. Кайбер урыннарда хәтта күлләрдә дә чүп-чар йөзә, - дип зарланган иде былтыр бер кунак бәдрәфләргә.

- Иң зур минусларның берсе — ятаклар җитмәү, аларны түләүле итәргә кирәк, Югыйсә, әбиләр аларны алтышарлар алып куя, - дип язган иде ятаклар белән проблемалар турында ял итүчеләрнең берсе.

Быел проблема аз булса да хәл ителер, дип көтә курорт хакимияте.

Ә әлегә Башкортстан халкы өчен мәгълүмат. Уфадан курортка кадәр автобус йөри башлый.

Башкаладан Соль-Илецкига «Башавтотранс»тан туры автобуслар беренче тапкыр узган елда йөри башлады. Рейс сезонлы, шуңа күрә курорт ябылу белән маршрут эшен туктата. Быел җәйдә ул яңадан башланды.

959нчы санлы «Уфа - Соль-Илецк» автобусы Көньяк автовокзалдан көн аралаш 23:00 сәгатьтә китә. Ул 7,5 сәгать бара һәм 07:35 сәгатьтә соңгы станциягә килеп җитә. Уфага автобус урындагы автовокзалдан 10:00 сәгатьтә кайтып китәчәк.

Барабызмы инде?

Фото" "ВК Соль-Илецк"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: