Экспозицияне Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә «Туризмны үстерү үзәге» оешмасы әзерләгән.
- Республика әлеге мөмкинлекне төбәкнең туристлык потенциалын күрсәтү өчен актив куллана. Башкортстанда күрсәтерлек һәм горурланырлык нәрсәләр бар. Быел республика стенды вакыйгаларга багышланды. Без шулай ук бу җәйге сезонда туристик маршрутларны һәм ял итү урыннарын тәкъдим иттек, - дип аңлатма бирде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Чара 2024 елның 12-16 июнендә Мәскәүдә ВДНХда Русия Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды. Русия төбәкләренең урам экспозицияләре кунакларны туристлык потенциалы белән таныштырудан тыш, махсус тавыш бирүдә дә ярышты.
"Сәяхәт ит!" туристик форумына килүчеләрнең һәрберсе фестиваль мәйданчыгында иң яхшы стендны сайлаганда үз тавышын калдыра алды.