Чишмәләр – чисталык, сафлык билгесе. Алар элек-электән кеше йөрмәгән җирләрдән бәреп чыгып, үзләренең саф, чиста, тәмле сулары белән яшәешкә җан өргән. Бакалы районы да – чишмәләргә бай төбәк. Корыч авыл биләмәсендә генә утызлаган чишмә бар. Соңгы елларда аларга зур игътибар бирелә – авыл халкы башлангычы һәм көче белән чишмәләргә яңа сулыш өрелә. Шушы көннәрдә Камай авылы халкы һәм күпсанлы кунаклар Мөхтәрулла чишмәсенең исем туена җыелды.
Чишмәне ачу тантанасында Корыч авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфак Маннапов, авылның имам-хатыйбы Мөнәвир Гыймазетдинов, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашып, җыелучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
– Туган ягы белән һәрвакыт бәйләнештә булган кеше генә бәхетле була. Камай авылы өчен янып, аның киләчәген хәстәрләп яшәүче авылдашларыбыз бик күп безнең. Шуларның берсе – Наил абый Шәйдуллин. Ул гаиләсе белән Яңа Балыклы авылында яши. Сөекле әтиләренең изге васыятен үтәп, Наил Мәгъфурҗан улы һәм аның тормыш иптәше Рәсимә Фәһим кызы бик саваплы эш башкарып, шушы чишмәне төзекләндерүгә тотындылар. Былтыр алар чишмәгә җиз самавыр кайтарып куйдылар. Ә быел тирә-ягын коймалап, биләмәгә чәчәкләр утырттылар. Чишмәгә килүчеләр өчен өстәл һәм эскәмияләр белән беседка ясап куйдылар, – дип сүзен башлады әлеге чараны алып баручылар Гүзәл Рәшитова һәм Илвира Мәрданова, шушы изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Рәсимә Фәһим кызы өчен дә бик кадерле бу чишмә – 45 ел элек яшь киленгә су юлын күрсәтергә нәкъ шушы чишмәгә алып төшкәннәр. Шуңа быел “Аек авыл” конкурсы кысаларында, Шәйдуллиннар, авылны төзекләндерү буенча байтак файдалы эшләргә кушылып, шушы чишмәне төзекләндерү нияте белән авылдашларына мөрәҗәгать итә. Аларның идеясен авылдашлары күтәреп ала һәм кул көче белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтә. Тәүгеләрдән булып аларның идеясен шушы авылда яшәүче Римма апа Гәрәева һәм аның балалары күтәреп ала. Эшләр ике ел дәвамында бара. Бу елларда изге эшкә кушылучыларның һәммәсен исемләп телгә алып, аларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде Рәсимә Фәһим кызы үзенең чыгышында.
Корыч авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфак Маннапов соңгы 3-4 елда Камай авылында бик күп эшләр башкарылуын, шул исәптән чишмәләр төзекләндерелүен һәм аларның күбесе халык башлангычы һәм көче белән тормышка ашырылуын билгеләп, камайлыларга рәхмәтен җиткерде. Борынгы чишмәне яңартып, тәртипкә китерүдә актив катнашучыларга: Регина Хәкимова, Рәфит Шәйхетдинов, Марат Шәйдуллин, Илмир Галәветдинов, Мөнәвис Гомәров, Салават Маннапов, Римма Гәрәева, Газинур Исламов, Илдар Авзалов, Рәсимә һәм Наил Шәйдуллиннарга ул тантаналы шартларда авыл биләмәсе һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авылның имам-хатыйбы Мөнәвир хәзрәт Гыймазетдинов әлеге эшнең үтә дә саваплы һәм элек-электән халкыбызның чишмәләргә игътибарлы булуын билгеләде. Чишмәнең саф суы сусынны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә, диде ул. Мөхтәрулла бабайны да хәтерли Мөнәвир хәзрәт. Шул чордагы бабайларның чишмәләрне һәрвакыт карап тотуын һәм шуның нәтиҗәсендә аларның безнең көннәргә кадәр саклануын да әйтте. Һәм Наил Шәйдуллин бу эстафетаны кабул итеп алып, чишмәне төзекләндереп, алдагы буыннарга тапшырырлык итеп оештырды, дип, аңа һәм ихлас эштә катнашучы башка авылдашларына ихлас теләкләрен юллады.
Әйе, чишмәне төзекләндереп, аның исем туен үткәрү – авыл халкы өчен зур һәм истәлекле вакыйга. Бәйрәмне дә борынгы йолаларны үтәп, бик күркәм итеп оештырдылар. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина әлеге чараны әзерләп үткәрүчеләргә һәм анда катнашучыларга, шул исәптән балаларга һәм яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чишмәне тантаналы шартларда ачу хокукы су чыганагын һәм аның биләмәсен күркәмләндерүгә бик күп көч салган Наил абый һәм Марат Шәйдуллиннарга бирелде.
Әлеге борынгы чишмәнең тарихы да бик кызыклы, аның белән җыелучыларны Флидә Нуретдинова таныштырды һәм ни өчен Мөхтәрулла исеме бирелүен аңлатты.
– Мөхтәрулла – Наил абый Шәйдуллинның картәтисе, – дип сүзен башлады Флидә Галимҗан кызы. – Аларның нәселе Хәбибулла Баязитовтан башлана. 1800 елда ул Кушнаренко районыннан Туктагул авылына мулла итеп җибәрелә. Ул биредә беренче указлы мулла-мөдәррис була, мәдрәсә ача һәм балаларны гарәп теленә өйрәтә. Бу эшне аның уртанчы улы Кәлимулла һәм оныгы Шәйдулла дәвам итәләр. 1859 елда, җир җитмәү сәбәпле, байтак гаиләләр Туктагулдан Камайга күченеп килә. Шәйдулла Хәмидуллин һәм Мөхтәрулла Шәйдуллин 1917 елгы халык исәбен алуда Камай авылында теркәлгәннәр. Шәйдулланың ике баласы: кызы Бәдерҗиһан һәм улы Мөхтәрулла булуы билгеле. Мөхтәрулла гаилә корып, алты балалары туа, аларның 4се үсә: Мөхәссәнә, Гыйльмулла, Мәгъфурҗан һәм Гамил. Ә Фәгыйль һәм Наил исемле уллары бәләкәй вакытта үлә. Соңыннан Мәгъфурҗан абзый бу исемнәрне үзенең улларына бирә. Бу гаилә беренчеләрдән булып колхозга керә, үзләренең хуҗалыгында күпләп яшелчә-җимеш үстерә. Бөек Ватан сугышы чорында бу гаилә әгъзалары батырлык үрнәге күрсәтә. Мөхтәрулла абзый Шәйдуллинны, олы яшьтә булса да, 1942 елның октябрендә хезмәт армиясенә җибәрәләр, ул озак вакыт хәрби заводта эшли. Наил Мәгъфурҗан улы да авылдашлары арасында зур ихтирам казанган кеше, 42 ел шофер булып эшләде. Тормыш иптәше Рәсимә Фәһим кызы дүрт дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирде, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә сөю тәрбияләде. Бу эшне ул хаклы ялга чыккач та дәвам итә – ул “Ак калфак” оешмасының Илеш һәм Бакалы районнары буенча җитәкчесе. Әти-әниләренең күркәм эшләрен балалары дәвам итә.
Наил абый һәм Рәсимә апа – гади авыл кешеләре, ә күңелләрендә күпме нур, яктылык, туган якка мәхәббәт! Авылыбызның чишмәсен төзекләндереп, аңа сулыш өреп, безгә тәмле һәм шифалы чишмә суы эчү мөмкинлеге тудырдылар, – диде Флидә Галимҗан кызы, саваплы эшләре өчен изге теләкләрен җиткереп.
Урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәшитова һәм “Ахирәтләр” клубы чишмәнең исем туена бай эчтәлекле мәдәни программа әзерләгән иде. Чишмәнең суын барлык җыелучыларга тәмләп карау мөмкинлеге бирелде. Алмалы көянтәсендә бизәкле чиләкләрен иңнәренә күтәреп, авылның чибәр кызы чишмәдән су алып менде. “Самавырны кем тизрәк кайната?” конкурсыннан соң кайнар чәй белән дә сыйладылар. Бәйрәм кунакларның чыгышлары, изге теләкләре һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм җыелучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Шунлыктан көннең бераз салкынча булуы да сизелмәде.
Менә шулай, чишмәләрне төзекләндереп, авылның шәфкатьле ир-егетләре һәм уңган хатын-кызлары үз-үзләренә тере һәйкәл куя һәм авылның киләчәген дә хәстәрли.
Камай авылы әллә ни зур түгел, бүген биредә 140ка якын кеше яши. Шуңа карамастан, камайлыларның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Менә шундый туган төякләре өчен янып-көеп яшәүчеләр булганда, чишмәләр төзекләндерелгәндә, авыллар да яшәячәк әле.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Бакалы районы.