+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2024, 06:30

Яши ул җыр булып, нур булып

Кырмыскалы районының Карлыман авылында фронтовик-шагыйрь Шәриф Бикколның тууына 100 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узды.

Яши ул җыр булып, нур булыпЯши ул җыр булып, нур булып
Яши ул җыр булып, нур булып
Кунаклар иң тәүдә шагыйрьнең һәм аның тормыш иптәшенең каберенә барды, авылның имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Кулгунинның Коръән аятьләрен тыңлады.
Арытаба кунакларны Шәриф Биккол йорт-музее алдында авыл халкы, укучылар, һәвәскәр артистлар җыр-моңнар һәм икмәк-тоз белән каршы алды. Тирмә алдында китапханә хезмәткәрләре әзерләгән шагыйрьнең иҗатына багышланган бай күргәзмә белән дә танышырга мөмкин иде. Музей мөдире Фәйрүзә Котлыбаева авылдашыбызның шәхси әйберләре, киемнәре, кул машинкасы, орден-медальләре, китаплары белән таныштырды. Ул шулай ук Шәриф Биккол укуында “Ҡоралай” шигырен ишеттерде һәм видеоязмаларын күрсәтте. Урындагы мәктәп укучыларының якташыбызның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләве дә кунакларның күңеленә хуш килде.


Чараны район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева ачып, мәктәпләрдә укучыларның яугир-шагыйрьнең иҗатын өйрәнүләре, район халкының аны ихтирам итүе һәм бүгенге көндә күренекле шәхе­себезнең сугыш темасына багышлап язылган шигырьләре бигрәк тә актуаль булуы турында сөйләде. Ул шулай ук Шәриф Биккол исемендәге күргәзмә залы эшчәнлегенә актив ярдәм күрсәтүчеләрне район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Билгеле шәхесне якыннан белгән иҗади күңелле кешеләр җыелган­гамы, чара күңелдә бик җылы тәэссо­ратлар калдырды. Һәркем аның белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбай Кырмыскалы районы шагыйрь, язучылар, галимнәргә бай булуын билгеләп, аларга багышланган чараларда еш катнашуын әйтеп үтте һәм Шәриф Бикколның күпкырлы иҗаты турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.
– Шәриф ага Хәким Гыйләҗев, Муса Гали, Гыйлемдар Рамазановлар белән беррәттән Бөек Ватан сугы­шының утлы өермәләрен үтеп кайткан яугир-шагыйрь. Аның символик мәгънәгә ия булган әсәрләре бүген дә тормышчан һәм бик актуаль. Оптимистик рухта язылган “Әле яшибез икән” дип исемләнгән автобиографик романы да бик фәһемле һәм бүген дә заманча яңгыраган әсәр булып кала.
Шагыйребезнең туган авылында йорт-музееның гөрләп эшләве, анда каләмдәшләренең, район мәктәпләре укучыларының еш килеп торуы безне сөендерә. Музей мөдиренә һәм авылдашларына, бүгенге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтемне бел­дерәм, – диде Кадим Әбделгалим улы һәм шагыйрьнең шигырьләре һәм фотосурәтләре кертелгән буклет­ны музейга тапшырып, сүзен “Шәриф күпере” дигән шигыре белән тәмам­лады.
Башкортстанның Милли архивы директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Ниязбай Сәлимов исә Шәриф Биккол шәхесенә җәмәгать эшлеклесе, прозаик буларак тукталды.
– Бүген шагыйрьнең рухы чынлап та бик шаттыр, әнә кояш балкып тора. Табын ыруының билгеле шәхесе Шәриф Биккол безнең районнарны һәм Татарстан белән Башкортстанны бәйләп торган күпер ул, – диде Ниязбай Сәлимов.
Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе, Башкортстан Республикасы­ның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Фәнзил Санъяров чыгышында Карлыман авылы халкының тырышып дөнья кө­түенә, мөселман зиратын карап, тәрбияләп тотуларына соклануын белдерде.
– 1995 елның кышында, Шәриф аганың авырганын ишетеп, аның янына барып, ихлас сөйләшеп утырдык. Минем Бишаул-Уңгардан икә­немне белгәч, ул бигрәк тә куанды. Әле булса, ярый барганмын, ярый күреп калганмын, дип шатланам.
Беренче чиратта ул, чынлап та, кабатланмас җырлар текстлары авторы. Искиткеч шигъри төзелеш, рифма, ул җыр текстларын коеп куйган, күрәсең. Моны дәлилләп аның “Озата кил” җырының тарихын сөйләп үтәсем килә. Композитор Наил Галиев Шәриф агага шалтыратып, хәләл җефете – халык җырчысы Мәгъфирә апаның дәваханәдә бик каты авырып ятуы хакында әйтә. Аны коткарса, җыр гына коткарыр, таң атканчы җыр текстын язып җибәр әле, ә көе әзер, ди. Текст әзер булгач, Наил ага телефон аша аңа шушы җырны җырлаган: “Озата кил гомеремнең яшәлмәгән елларына”. Чынлап та, бу җыр аның гомерен коткарып кала. Менә нинди тирән мәгънәгә, искиткеч көчкә ия сүзләр язган Шәриф ага:
Сайра, сайра, сандугачым,
Сиртмә-сиртмә талларыңда;
Хыялыйлар иткән идең
Мине яшьлек таңнарымда, – дип көчле тавышы белән җырдан өзек җырлап ишеттерде Фәнзил Санъяров һәм чыгышын шушы авылның хезмәт ветераны Фидат Юнысовның “Син үзеңә һәйкәл куйдың” шигы­реннән өзек белән тәмамлады.
– Хөрмәтле якташлар, бай табигатьле төбәктә буш йөрәкле кешеләр тумыйдыр. Шәриф аганың да авылы бик матур урында урнашкан, монда изге күңелле, тырыш кешеләр яши. Фронтовик агабызның үз стиле булган, фәлсәфи шигырьләренә бик күп җырлар иҗат ителгән. Ул җыр дөньясында һаман да үз урынын бирмәгән лирик-җырчы булып кала.
Кызганычка каршы, аның иң тәүге җырларын башкарган җырчыларыбыз китеп тора. Күптән түгел генә танылган җырчыбыз Галия Солтанованы да югалттык. Ләкин аларның җырлары үлемсез, – диде Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов һәм шагыйрьнең гимн булып яңгыраган “Әл дә син бар әле дөньяда” һәм “Башкортстан” җырларын тамашачыларга бүләк итте.
– Кайчандыр Шәриф ага Бикколов мөхәррир булып эшләгән “Пионер” – хәзерге вакытта “Аманат” журналы исеменнән чыгыш ясавыма бик шатмын. Ул мөхәррир булып эшләгән чорда журналның эчтәлеген үзгәртү өчен күп хезмәт салды. Шәриф аганы мин бик мөлаем йөзле, интеллигент кеше итеп хәтерлим. Ул чорда шагыйрьләр белән күрешү зур бәйрәм була торган иде, – дип хатирәләре белән бүлеште журналистика ветераны Зөһрә Котлыгилдина.
“Йәншишмә” гәзитенең баш мө­хәррире Мирсәет Юнысовның, “Шоң­ҡар” һәм “Аманат” журналла­рының җаваплы хезмәткәрләре Венер Исхаков һәм Зөбәрҗәт Якупованың чыгышлары да кызыклы булды.
Чараны танылган шагыйрәләребез Дилә Булгакова һәм Фирүзә Аб­дуллиналарның шигырьләре һәм җырчы-шагыйрь Рамил Чурагуловның моңлы җырлары тагын да ямь­ләндерде. Тамашачылар һәр чыгышны дәррәү алкышларга күмеп, авылдаш шагыйрьләре белән горурланып утырды.
Якташлар берлеге идарәсе рәисе, районның шәрәфле шәхесе Фәнил Кодакаев район җитәкчелегенә, авыл биләмәсе хакимиятенә, Карлыман авылы халкына районнан чыккан шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә шундый очрашулар үткәрелеп торсын, дигән теләген җиткерде.
Шәриф Бикколның кызы, Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы, доцент, медицина фәннәре кандидаты Ләйсән әтисенең иҗатын мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре өчен район хакимиятенә, туган авылына, якташларына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткереп, әтисе хакында истәлекләре белән уртаклашты.
– Әтиебезнең арабыздан китүенә – 29 ел, ә мин һаман аның белән исән вакыттагыча сөйләшәм, киңәш­ләшәм. Мин аны һәрчак янымда тоям, авыр вакытларымда ул минем терәк-таянычым булып тора, – диде ул. – Әтием шулкадәр тәрбияле, гади булды, безне үзенең шәхси тормыш үрнәге белән тәрбияләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен йомгаклап, авылның абруйлы кешесе, Табын ыруының кор башы Фәргать Котлыбаев килгән кунакларга, чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Фәргать Фәрит улы һәм аның тормыш иптәше Фәйрүзә Кадыйр кызы башкаруындагы “Карлыманым” җырын халык яратып кабул итте.
Арытаба тамашачылар игътибарына Гөлсия Биккузинаның “Шагыйрь йөрәге”, Фәрит Яхшыгуловның “Карлыманым”, Дамир Ишембаевның “Бие әйдә”, Илдар Хәсәновның “Сайра әйдә, сары сандугачым”, Айнур Абакачевның “Әл дә син бар әле дөньяда”, Гөләйшә Мифтахованың “Нигә, иркәм” җырлары, “Бөрлегән” фольклор ансамбленең “Мәмеш такмаклары” тәкъдим ителде.
Чагу кояшлы көндә саф һавада үткәрелгән бәйрәмнән халык кинәнеч алып, канатланып, матур тәэссо­ратлар алып таралышты. Әйе, шагыйребез безнең арадан китсә дә, әсәрләре, җырлары халык күңелендә яши. Мәкаләмне авылдашым, Шәриф ага Бикколның җырга салынган “Язлар җиткәч кайтырмын” дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Язлар җиткәч кайтырмын,
Кошлар булып талпынып,
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны.
Ак каеннар каршылар,
Юлларыма тезелеп,
Сагындым, авылым, сине өзелеп.

Язлар җиткәч кайтырмын,
Узып җитеп җилләрне,
Күрәсем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне.
Былбыл җырын тыңлармын
Таң атканда сызылып,
Сагындым, авылым, сине өзелеп.

Язлар җиткәч кайтырмын,
Ташкын булып атылып,
Ташкыннарга тиңдәш булыр
Минем шатлыгым.
Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп,
Сагындым, авылым, сине өзелеп.

Гөлчәчәк АЛАЧЕВА.
Кырмыскалы районы.



Яши ул җыр булып, нур булып
Яши ул җыр булып, нур булып
Яши ул җыр булып, нур булып
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас