Уфада коткаручылар, хокук сакчылары һәм ирекле хезмәткәрләр 30 мартта югалган 14 яшьлек Дамир Әдиһәмовны эзләүне дәвам итә.
Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә 80нче эзләү көненә нәтиҗә ясалды. Кичә коткаручылар йөзү чараларында Агыйдел елгасының 111 км акваториясен һәм яр сызыгын тикшергән. Әлегә нәтиҗәләр юк.
Элегрәк югалган малайларның берсе табылуын хәбәр иткән идек.
фото: башинформ