+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2024, 17:55

«Архитектура мирасы»ның алтыны - бездә!

Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге һәм Турахан мавзолеена җәяүлеләр сукмагы проекты «Тарихи-мәдәни туризм өлкәсендә иң яхшы инновацион проект» дип танылды.

«Архитектура мирасы»ның алтыны - бездә!«Архитектура мирасы»ның алтыны - бездә!
«Архитектура мирасы»ның алтыны - бездә!


Безнең архитекторлар «Архитектура мирасы» Бөтенрусия фестиваленең алтын дипломын алды.

Русия Архитекторлар берлеге оештырган конкурс быел Төмәндә узды. Әлеге конкурс, оештыручылар үзләре билгеләп үткәнчә, катнашучылар һәм жюри саны буенча иң масштаблысы булып чыкты. Конкурста тәкъдим ителгән проектларны 150дән артык Русия һәм чит ил эксперты бәяләгән.

Башкортстан командасы мәдәни мирасны саклау темасына инновацион карашы белән аерылып тора. Урта гасыр мавзолеен саклау һәм алга җибәрү проектында авторлар заманча һәм тарихи стильләрне берләштерә алды, андагы яңалыклар тарихи мавзолейны ныгыту һәм ассызыклау өчен эшли. Болар, нәтиҗәдә, безнең республикага «алтын» китерде.

Сүз уңаеннан, бу конкурста «Архтамга» эксперт-проект бюросының бердәнбер бүләге түгел. Алар, шулай ук, Белорет шәһәренең Мәдәният сараен реконструкцияләү проекты өчен Русия Архитекторлар берлеге дипломына лаек булды.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас