+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2024, 13:20

Төбәктә янә мәгълүмат скандалы!

Уфада журналистлар Башкортстан мәдәният министрының исемен пычратырга тырыша.

Төбәктә янә мәгълүмат скандалы!Төбәктә янә мәгълүмат скандалы!
Төбәктә янә мәгълүмат скандалы!



Төбәктә янә мәгълүмат скандалы туган. «Пруфы» басмасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова турында тискәре мәгълүмат чыгарган. Имеш, аның ведомствосында «шикле схемалар» кулланыла икән.

Материалда, шулай ук, зур чараларны оештыручы Гөлнара Юрина исеме дә бар.

"Пруфы" күптән түгел генә республика Башлыгы Радий Хәбировның май аенда мәктәп вальсын чыгарылыш укучысы белән түгел, ә, имеш, башка кыз белән биюе турында мәгълүмат тараткан иде.

"Безнең телеканал бу мәгълүматны кире каккач, кызның тискәре чагыштырулары алып ташланды. Ләкин аның алдында гафу үтенмәделәр. Хәзер инде яңа һөҗүм - мәдәният министрына. Шул ук вакытта мәкаләдә, йомшак кына әйткәндә, министрның шәхси тормышына да ямьсез тыкшынырга тырышалар. Без бу эшне ачыкларга булдык", - дип яза bash.news сайты.

Фото: kulturarb.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас