- Быел апрель аенда безнең республикада ятим балаларга «кесә акчасы» сыйфатында түләүләр билгеләүче закон кабул ителде. Мондый ярдәм чарасы республиканың 15 гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгендә яшәүче 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 432 балага кагылачак, - дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты җитәкчесе.
Андрей Назаров балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм аларны киләчәктә социальләштерү башлангычынвң кыйммәтен ассызыклады. Ул, шулай ук, ятим балаларга «кесә акчасы» бүлеп бирү идеясе «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының төбәк этабында җиңүче булды, дип билгеләп үтте.
Әлеге чараны гамәлгә кертү механизмы турында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, акчалар ятим балалар өчен учреждениеләргә «Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләдә тәрбияләүгә ярдәм итү һәм тәрбияләү» дип аталучы дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында җиткереләчәк.
- Акчаны учреждениедә тулы дәүләт тәэминатында булган балалар алачак. Бу чара ата-аналар һәм башка законлы вәкилләр гаризасы буенча учреждениедә булганнарга кагылмаячак. «Кесә» акчасының бурычы – учреждениедә озак вакыт булган балаларны акча кулланырга, сатып алырга, башка балалар белән беррәттән социальләшүгә өйрәтү, - дип аңлатты Юрий Мельников.
Шәхси чыгымнар өчен акча балаларга ай саен биреләчәк. Сумма баланың яшенә бәйле булачак: 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларга - ай саен 700 сум, 11 яшьтән 18 яшькә кадәргеләргә - 1000 сум. Тәрбияләнүчеләр бу акчаны үзләре сарыф итәчәк, әмма остазлары белән килешү буенча.
Ятим балаларга шәхси ихтыяҗлары өчен акча түләүгә ел саен республика бюджетыннан 4,9 млн сум бүлеп биреләчәк.
Ятим балаларны һәрьяклап тәрбияләүнең әһәмиятен исәпкә алып, Андрей Назаров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына 1 июльгә кадәр балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең шәхси чыгымнарына айлык акча бирү тәртибен раслауга җибәрергә кушты.
Фото: pravitelstvorb.ru