Аңа Яшьләр йорты ─ “Яшьлек хаус”ны ремонтлаганда вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда гаепләү белдерелә. Әлбәттә, бу мәсьәлә буенча соңгы карарны суд чыгарачак һәм әлегә беркем дә аның нинди булачагын белми. Шулай да, элекке булса да, республика чиновнигына карата җинаять эше, аның гамәлләренең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, элек кузгатылган охшаш эшләр һәм коррупциягә каршы көрәшнең социаль явызлык буларак мөһимлеге турында уйланырга сәбәп.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2021 елда Яна Гайдук, мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы конкурс процедураларын һәм нормаларын үткәрү тәртибен бозып, подрядчы оешма белән Уфаның Пушкин урамындагы Костерин һәм Черников йортын (хәзер монда “Яшьлек хаус” урнашкан) ремонтлау турында үзаллы килешә. Ул сайлаган подрядчыга республика бюджетыннан 5,2 млн сумнан артык акча бүленгән. Тикшерү органнары мәдәни мирас объектын ремонтлау контрольсез, тарихи-мәдәни экспертизасыз һәм кирәкле рөхсәтсез башкарылганын, ә башкарылган эшләр килешүдә чагылдырылганнарга туры килмәвен ачыклаган. Республика бюджетына китерелгән милеккә зыян 2,6 млн сум тәшкил итә. Былтыр ноябрьдә Яңа Гайдук йортында, шулай ук Дәүләт яшьләр сәясәте комитетында һәм ведомство карамагындагы оешмаларда тентүләр узган. Быел гыйнварда Яна Гайдук үз теләге белән вазыйфасыннан китте.
Бу Башкортстан түрәләренә карата кузгатылган бердәнбер коррупция эше түгел. Май башында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Александр Клебановны транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасыннан азат итте. Бу карар югары дәрәҗәле чиновник шикләнелгән җинаять турында расланган мәгълүмат нәтиҗәсе булып тора. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Клебанов, “Башкиравтодор” предприятиесе Директорлар советы әгъзасы буларак, былтыр майда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча төбәк юлларының берсен реконструкцияләгән коммерция оешмасыннан элек башкарылган эшләр өчен түләү алуда ярдәм иткән өчен 5 миллион сум күләмендә ришвәт таләп итә. Тискәре нәтиҗәләрдән куркып, компания җитәкчелеге Клебановка кирәкле сумманы тапшыра. Җинаять фактын Тикшерү комитеты һәм Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Клебановка карата Русия Җинаять кодексының 290 мәддәсенең 6нчы өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстанда элекке республика министрлары Борис Беляев һәм Рәмзил Күчәрбаев фигурант булган, киң яңгыраш алган эшләрне яхшы хәтерлиләр. 2021 елда аларны Күмертауда чистарту корылмалары төзүдә вәкаләтләрен арттырып куллануда гаеплиләр. Исегезгә төшерәбез, Беляев белән Күчәрбаев чистарту корылмаларын кабул итү турында актка кул куйганнар, әмма, соңрак билгеле булуынча, ул вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланмаган булган һәм объект файдаланыла алмаган. Тикшерү һәм беренче инстанция суды, нәтиҗәдә, республика бюджетына җитди зыян китерелгән дип саный. Район суды чыгарган карарга апелляцияне караган Башкортстан Югары суды мәддәне авыр нәтиҗәләрсез вәкаләтләрне арттырып куллануга күчерә. Шул ук вакытта чистарту корылмалары белән бернинди дә куркыныч хәл килеп чыкмый, аларны төзеп бетерәләр һәм эшләтеп җибәрәләр, шуңа күрә зыян да булмый. Бу кассация судына җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирә. Тикшерү барган арада Беляев һәм Күчәрбаев үз вазыйфаларын саклап калалар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәлә буенча үз позициясен болай дип белдерде:
"Минем классик юридик белемем бар, шуңа күрә мин гаепсезлек презумпциясе принцибына нигезләнәм. Әгәр хокук саклау органнары хәл итсә, гаепләрен исбатласа, суд карары булса, икенче көнне мондый кеше эштән азат ителәчәк. Минем өчен суд карары булу мотлак. Ләкин әгәр дә кемдер ришвәт алуда тотылган һәм кире какмаслык дәлилләр бар икән, ул чакта аның белән тиз хушлашачакбыз. Бу позициямне һәркем белә. Еш кына мине тәнкыйтьлиләр, ни өчен җинаятьчеләрне эштән кумыйсың, дип кызыксыналар. Гафу итегез, суд карары юк икән, аларны җинаятьчеләр дип сез нәрсәдән чыгып әйтәсез?” ─ диде Радий Хәбиров 2022 ел нәтиҗәләре буенча зур интервью барышында.
Политолог Николай Евдокимов белдерүенчә, республикада, чыннан да, соңгы вакытта коррупциягә бәйле киң яңгыраш алган эшләр турында ешрак ишетелә башлады. “Мондый хәлләр безнең республикада гына дип уйларга ярамый. Алар элек тә күзәтелә иде, әмма мәгълүмат чаралары ул вакытта икенче теманы ныграк яктыртты, әйтик, пандемия, СВО темаларын. Җәмәгатьчелек элек тә коррупциягә каршы көрәш таләп итте, бүген дә таләп итә. Шулай да бу көрәш - катлаулы тарих, чөнки, бер яктан, кешеләр аны киметергә һәм коррупционерларга гадел җәза бирергә тели, икенче яктан, гражданнарның күпчелеге шәхси мәсьәләләрне хәл итүне тизләтү өчен законны бозарга әзер. Нәтиҗәдә, коррупциягә каршы көрәш даими рәвештә мәгълүмат кырында актуальләшә, шул исәптән сәяси көрәш элементына әверелә. Ләкин коррупциягә каршы көрәш ул чиновникларга җәза бирү генә түгел, бу - җәмәгатьчелек аңын үзгәртү, бу күренешне тамырыннан корыту. Ришвәт алучы гына түгел, аны бирүче дә - коррупционер. Ришвәт бирүчеләр дә җинаятьче, моңа күз йомарга кирәкми. Гомумән, һәр проблеманы хокукый яссылыкта хәл итү зарур”, ─ диде ул.
Коррупциягә каршы көрәш бөтен Русия буенча алып барыла. Бу социаль бәлагә каршы торуның аеруча мөһимлегенә Русия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыелышка еллык Юлламаларында берничә тапкыр басым ясады. 2021 елда Президент "2021-24 елларга Коррупциягә каршы торуның дәүләт планы"н раслады. Анда ведомстволарга конкрет йөкләмәләр бар, тикшерүләр үткәрү механизмы, коррупциягә каршы кисәтү һәм башка чаралар билгеләнгән.
Агымдагы елның апрелендә Русия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаганда Владимир Путин, коррупциягә каршы көрәш - хокук саклау органнарының һәм бөтен җәмгыятьнең мөһим бурычы, дип атады. "Җәмгыятьне агулаучы, законга буйсынучы бизнесны җимерүче, илне саклау өчен, аның икътисадта, социаль өлкәдә алга баруы өчен кирәкле акчаны урлаучы коррупциягә каршы принципиаль, эзлекле көрәш иң мөһим бурыч булып кала. Коррупция һәм башка җинаятьләрнең, шул исәптән үткән елларда ачылмаган җинаятьләрнең дә, ачылуын тагын да арттырырга кирәк”, ─ дип билгеләп үтте Президент.
Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, былтыр республикада коррупция җинаятьләре өчен 180 кеше хөкем ителгән. Аларның һәр бишенчесе төрмәгә озатылган. Сүз, әлбәттә, дәүләт чиновниклары турында гына түгел, ә гражданнарның көндәлек, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә хезмәт вазыйфасыннан файдаланган кешеләр турында да бара. Былтыр тәкъдим ителгән ришвәтнең минималь суммасы 500 сум тәшкил иткән.
Башкортстан соңгы елларда федераль үзәктән финансларны күбрәк җәлеп итә. Өстәмә рәвештә республика икътисадка шәхси инвестицияләр җәлеп итүне арттыра. Болар барысы да ваемсыз хуҗалар һәм кайбер түрәләр өчен мөмкинлекләрен шәхси баю өчен куллану вәсвәсәсен тудыра.
Доцент, юридик фәннәр кандидаты Евгений Булычев фикеренчә, кызганычка каршы, соңгы ун елда җәмәгатьчелек коррупциягә карата толерант булды, аның нәтиҗәләрен бәяләп бетермәде. “Ә бит коррупция хәтта үтерә ала. Хәрбиләр корылмаларны тиешенчә ныгытып төземи, аптечкаларга дарулар салып бетерми, бронежилетларда экономияли икән, бу бит солдатларның һәлак булуына сәбәпче була ала. Менә республикада транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кулга алынды. Андый чиндагы чиновникның гаебе зур бит. Әйтик, кеше юлны расланган технология буенча төзергә тиеш, ә ул кайдадыр комны салып бетерми һәм язгы беренче сулар асфальтны юачак. Чынлыкта, бу - урлашу, аңа каршы көрәшергә кирәк. Әгәр контролер килеп чыкса, аны “сатып алырга” тырышкан кешеләр килеп чыга, ул кирәкле урынга имза куярга тиеш. Нәтиҗәдә, кеше корбаннары булган аварияләр арта. Бу хакта бик азлар гына уйланадыр.
2008 елда коррупциягә каршы тору турында закон кабул ителгәч, 2020 елда Конституциягә төзәтмәләр кертелгәч, җинаять эшләре кузгатыла, ил үзгәрә башлады. Махсус хәрби операция хәлне тагын да кискенләштерде, дияр идем. Чөнки без бөтен дөньядан гаделлек таләп итәбез, ә ил эчендә ул гаделлек юк. Гаделлек тәүдә ил эчендә тантана итәргә тиеш.
Чиновниклар хәлне тиз генә аңлап бетермәде һәм ил байлыгын урлавын дәвам итүчеләр булды. Киң яңгыраш алган эшләр шуның белән бәйле. Кеше гаепле икәнен ачык аңлау барлыкка килгәч, аны эштән алырга кирәк, ләкин бу бик ачык аңлау булырга тиеш. Чиновникларга исә чистарынырга кирәк. Илдә яңа чиновник образын тудыру зарур. Халык өчен, ил өчен җаннары фида булган чиновниклар кирәк!” - диде ул.
Әйе, бүген СВО, халыкара мөнәсәбәтләрнең катлаулануы шартларында сәяси системаны чистарту бара һәм төбәк бу процесслардан читтә кала алмый. Шуңа күрә кадрлар сәясәтенә, коррупциягә каршы көрәшкә игътибар арта барачак. Төбәкне яңа дәрәҗәгә күтәрү, яңа үсеш нокталарын табу өчен республика һәм тулаем ил язмышы турында уйлаучы намуслы профессионалларга гына таяну зарур.
Фото: мк.ру