+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 июнь 2024, 14:30

Телләр сакланырга һәм үстерелергә тиеш!

Башкортстан Башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыкларының телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

Телләр сакланырга һәм үстерелергә тиеш!Телләр сакланырга һәм үстерелергә тиеш!
Телләр сакланырга һәм үстерелергә тиеш!


Җиңүчеләр арасында коммерцияле булмаган 33 оешма бар, аларның проектлары 50 миллион сум финанслау алачак. Шулардан 15 оешма беренче тапкыр республика Башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булды, алар арасында - Дүртөйле районы вәкилләренең беренче җиңүе.

Республика муниципалитетлары арасында лидерлык позицияләрен Уфа шәһәре оешмалары - 17, икенче урында Гафури районы - 2, шулай ук җиңүчеләр санына Русиянең 4 субъектыннан оешмалар керде: Пермь крае, Мәскәү шәһәре, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре.

Җиңүчеләр үз телләре буенча түбәндәгечә бүленгән: башкорт теле - 25, чуваш теле - 2, мордва, удмурт һәм мари телләре - берешәр, шулай ук 3 проект күптелле, алар башкорт, татар, урыс һәм инглиз телләрен колачлый.

Конкурс җиңүчеләренең тулы исемлеге белән грантыглавы102.рф сайтында танышырга мөмкин.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас