+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь 2024, 03:05

Ком китерелгән, үлән чабылган

Халыкның активлыгы нәтиҗәсендә территорияләр төзекләндерелә, урамнар ямьләнә.

Ком китерелгән, үлән чабылганКом китерелгән, үлән чабылган
Ком китерелгән, үлән чабылган

Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары җиде көндә республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 5528 мөрәҗәгать теркәгән. Бу, узган атнадагы сан белән чагыштырганда, 241гә күбрәк.

Менә шуларның хәл ителгән берничәсе. Сибайда К. Цеткин урамындагы 14нче йорт янындагы балалар мәйданчыгына ком алып килгән­нәр. Бу бер хатын-кызның мөрәҗәга­тен­нән соң. 28 майда шәһәр хакимияте хезмәт­кәрләре аны эшкә алган, подрядчы оешма 11 июньдә мәсьәләне хәл иткән.
Шундый ук үтенеч Салаватта да үтәлгән. Бу шәһәрдә бер ханым социаль челтәрләрдә С. Юлаев бульвары, 9 адресы буенча балалар мәйдан­чыгында комны яңартуны сораган. Мөрә­җәгать шәһәр хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләренә тапшырылган. Икенче көнне яңа ком китерелгән.

Уфада Степан Кувыкин урамындагы 1 б йорт яныннан җирдә аунап яткан ботакларны һәм ауган агачны алып киткәннәр. Йорт янындагы участокны тәртипкә ките­рергә кирәклеге турында хәбәр шушында яшәүче кешедән килгән. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьне ЦУР системасы теркә­гән, Киров районы хакимияте хезмәт­кәрләре аны кон­трольгә алган. Рай­онның коммуналь хезмәтләре икенче көнне агач һәм ботакларны җыеш­тырган.

Ишембайда исә социаль челтәр­ләрдә бер ханым Индустриаль шоссе буенча чабылмаган үләнгә зарланган, ул юлны күзәтүгә комачаулаган икән. Икенче көнне коммуналь хезмәтләр үләнне чапкан.

фада социаль чел­тәрләрдә халык мөрә­җәгатеннән соң Эшче урамындагы җәяүлеләр күпере ремонтланган. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” системасы 2 июньдә тер­кәгән. Ленин районы­ның Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарәсе хезмәткәр­ләре урынга чыгып, участокны тик­шергән һәм эшкә керешкән. 6 июньдә халык үтенече үтәлгән: күпер тәртипкә китерелгән.

Төзекләндерү темасына тагын бер хәл ителгән инцидент – Уфаның Сипайлово бистәсендәге “Наталья Ковшова урамы” тукталышында законсыз урнаштырылган уен автоматын сүткәннәр. Бу эш, шулай ук, халык социаль челтәрләрдә хәбәр иткәннән соң башкарылган.

“Салават шәһәрендә тукталышларда, шулай ук, бакчачылар үстергән яшелчә-җимешләрен сата торган урыннарда сәүдәне тыйдылар һәм барысын да сүттеләр. Хәзер бу урыннарда шаурма һәм шашлык бутиклары үсеп чыгар микән инде...” – дип кызыксынган бер кеше социаль челтәрләрдә.
“Әгәр без сезне дөрес аңлаган булсак, сүз Островский урамы, 23 турында бара. Бу урында ярминкә оештыру буенча эшләр җәелдерелде. Анда эшкуарлар эшчәнлек алып барган павильоннар урнаштырылган, шулай ук бакчалардан үз продукциясен сатучы әбиләр өчен шартлар тудырылган (алар өчен чатырлы урыннар булдырылган). Павильоннарга су кертелгән. Машина кую урыннары да бар”, ─– дип җавап бирәләр Салават шәһәре хакимиятеннән.

“Краснокама районының Куян бистәсендә су басымы юк, ул краннан чак кына ага, юынырга, кер юарга мөмкинлек юк, ә 23:30да суны бөтенләй алалар”, –─ дип зарланган социаль челтәрләрдә бер кеше. “Камводсервис” хезмәт күрсәтү оешмасы мәгълүматлары буенча, Куян авылында су белән тәэмин итү “Уразаево” насос станциясеннән магистраль суүткәргеч буенча сәгатенә 50 кубометр үткәрү сәләте белән башкарыла. Суны күп куллану аркасында су чыгымы челтәрләр бер сәгать эчендә үткәрә алган максималь кубометрдан ике тапкыр артык. Нәтиҗәдә, эчәр суны бирүдә өзеклекләр барлыкка килә. Су белән тәэмин итү килешүе буенча шәхси йортларда яшәүчеләр билгеләнгән максималь тәүлеклек чыгымны ─ 0,1 кубометр ─ үтәү бурычын алды. Су сибү нәтиҗәсендә бу күрсәткеч тәүлегенә 2-2,5 кубометрга җитә. Система куәт чикләрендә эшли, сүндерелү ихтималы зур, чөнки су куллану күпкә күбрәк. Насос станциясе җиһазлары белән аварияле хәлләрне булдырмау, янгынга каршы минимумны тәэмин итү өчен “Камводсервис” оешмасы кулланучыларга расланган графикка ярашлы, суны вакытлыча чикләүне кертә. Куллану кимегәннән соң, су бирү чикләүләре алыначак”, ─ дигән җавап килгән Краснокама районы хакимиятеннән.

Чыннан да, күп инцидентларга кешеләр үзләре гаепле. Үзебез пычратабыз, җимерәбез, чүплибез. Су мәсьәләсендә дә бу эссе көннәрдә аны куллануның үз кагыйдәләре бар. Шуларны үтәгәндә мондый хәлләр азрак булыр иде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас