Төбәк җитәкчесе Русия тарихында иң фаҗигале даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн турында хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
– 83 ел элек кешелек тарихында иң куркыныч сугыш башланды. Кешеләрне иң зур югалтулар һәм җимерелүләр Советлар Союзы өлешенә туры килде. Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданы – хәрби хезмәткәрләр, картлар, балалар, тыныч халыкны алып китте. Бу — халкыбыз тарихында зур фаҗига, безнең сызлану, – диде Радий Хәбиров. – Без – шушы коточкыч сугышта җиңгән кешеләрнең нәсел дәвамчылары. Һәм һәрвакыт моның белән горурланачакбыз. Бу көнне бөтен илебез хәтерли. Бу датаны онытырга хакыбыз юк. Ул безгә көч, нинди илдә яшәвебезне һәм ата-бабаларыбызның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирә. Әмма бүген без яңадан нацизм белән көрәшергә мәҗбүр, егетләребез янә алгы сызыкта. Алар Бөек Җиңү истәлегенә куелган хәрби бурычларны лаеклы үти, безне, Ватаныбызны саклый.
Башкортстан Башлыгы, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган истәлекле чаралар республика шәһәрләрендә һәм районнарында уза, дип белдерде.
“Патриот” паркы плацында 15 мең шәм кабызылды һәм алардан масштаблы ут картинасы ясалды. Шул рәвешле республика 2009 елдан Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан уза торган “Хәтер шәме” Бөтенрусия акциясенә кушылды.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк Башлыгы “Хәтер шәме” патриотик акциясенең ни өчен “Патриот” паркында оештырылуын аңлатты.
– Бу чараны биредә уздыруыбыз символик мәгънәгә ия. Безнең ил халкына яңадан кулга корал алырга, нацизмга каршы торырга һәм киләчәк өчен көрәшергә туры килә. Ил Президенты Владимир Путин, без ахырга кадәр барачакбыз, диде. Чөнки махсус хәрби операцияне туктатсак, Русия дәүләтчелеген югалтачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бөек Җиңүне беркемгә дә бирмибез. Сугыш нәтиҗәләрен яңадан карарга, анда совет солдатының ролен киметергә тырышуга юл куймаячакбыз. Мин шушы плацтан фронтка яшь егетләр китүе турында әйткән идем инде. Безнең ата-бабаларыбыз кебек үк, алар да, Ватаныбызны саклап, лаеклы сугыша. Шуңа күрә патриотик тәрбия, хәрби-тактик әзерлек белән ныклап шөгыльләнергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Волонтерлар лагеренда катнашучылар – ирекле иҗтимагый берләшмәләр, коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмалар һәм муниципаль волонтерлык штаблары вәкилләре белән очрашты.
Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында узган очрашуда барлыгы 300 кеше катнашты. 22-24 июньдә Волонтерлар лагере кысаларында алар биредә ирекле эшчәнлеккә мотивацияне арттыруга, социаль эшнең иң яхшы практикалары белән алмашуга, активистларның иҗади һәм мәдәни үсешенә юнәлтелгән укыту курсын уза.
Очрашуны ачып, Башкортстан Башлыгы республиканың ирекле хәрәкәтенең барлык вәкилләренә рәхмәт белдерде.
– Соңгы елларда волонтерлыкның роле безнең җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Сездән башка безгә бу чорда очраткан авырлыкларны җиңеп чыгу авыр булыр иде, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең волонтерлар коронавирус белән көрәшергә булышты, кешеләргә ярдәм итте – медицина учреждениеләрендә эшләде, азык-төлек җыелмаларын формалаштырды һәм ташыды. Янгын вакытында волонтерлар утны сүндерү өчен ерак районнарга чыга. Ә бүген иреклеләрнең зур армиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә, аларның гаиләләре турында кайгырта. Әлбәттә, болар барысы да — сезнең өстегезгә төшкән зур йөк. Моның өчен бик зур рәхмәт!
Арытаба Радий Хәбиров волонтерларның сорауларына җавап бирде. Волонтерлыкның киләчәге турында сөйләгәндә Башкортстан Башлыгы җәмгыятьтә аның социаль роле сакланачагын билгеләп үтте.
– Волонтерлыкның асылы шунда – кешеләр ниндидер катлаулы хәлләрдә чын күңелдән теләктәшлек күрсәтә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә волонтерлык, минемчә, киләчәктә дә актуаль булачак. Ул дәүләтнең мөһим социаль функцияләрен тулыландыра, – дип аңлатты Радий Хәбиров.
...1941 елның 22 июнендә нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә. Башкорт АССРыннан фронтка 700 меңнән артык солдат китә, 300 меңгә якын яугир һәлак була.
Илбасарларга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Фронтта һәм тылда барлык милләт халыкларын бары тик җиңү максаты берләштерә. Инде 1941 елда ук Германия генералитеты тарафыннан әзерләнгән яшен тизлегендә җиңү планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Дүрт елга якын вакыт эчендә СССР Кораллы Көчләре фашистларның 607 дивизиясен тар-мар итә. Шул рәвешле фашизмның хәрби машинасы юкка чыгарыла, шуның белән бергә фашистларның өченче рейхы, нацистлар Германиясенең дәүләт корылышы җимерелә. Һәр совет гаиләсенә фаҗига булып кергән сугыш СССРның җиңүе белән тәмамлана.
1945 елның 8 маенда Германиянең капитуляциясе турындагы актка кул куела. 9 май Бөек Җиңү көне дип игълан ителә. Шуннан бирле Җиңү көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парады уза. Парадны СССР оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары башкомандующий урынбасары, 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә.
Әйткәндәй, бу тарихи парадта якташыбыз, очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та катнашкан.
Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, туганнар каберлегенә чәчәкләр салына.
...79 ел элек ата-бабаларыбыз туган җиребездә нацизм һәм фашизмны туктатуга ирешкән. Аларның батырлыгы турында хәтер бәһасез. Ул Русиянең һәр гаиләсендә саклана. Халкыбызның какшамас рухы һәм ихтыяры иң авыр мизгелләрне кичерергә, тагын да көчлерәк һәм бердәм булып калырга булыша.
Украинада махсус хәрби операция дәвам итә, аның, 1945 елда фашистик Германияне тар-мар иткән кебек, җиңү белән тәмамланачагына шик юк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.