Башкортстан Башлыгы Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионаты призеры, ирекле көрәш буенча сигез тапкыр Русия чемпионы Валерия Коблова белән бергә төп залны һәм 1 500 урынлык зур аренаны карадылар, шулай ук амфитеатрның, кунакханә һәм ресторанның архитектура-планлаштыру карарлары белән таныштылар.
- Республикага килгәч, Көрәш сараеның ничек үсүен даими күзәтеп тордым, - диде Валерия Коблова. - Һичшиксез, процессны күзәтеп тору һәм минем тарихи мизгел - дөнья дәрәҗәсендәге шундый масштаблы объектны нигезләү шаһиты булуымны аңлау күңелле. Биредә яңа спорт казанышлары күп булыр дип ышанам.
Подрядчы оешма вәкиле Дмитрий Дудко, эшләр расланган график буенча бара, объектның әзерлеге - 80 процент, дип сөйләде. Бина янында төзүчеләр футбол, баскетбол, волейбол, теннис белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт мәйданчыклары, шулай ук халыкның ял итүе һәм йөрүе өчен җәмәгать киңлеге төзекләндерелә.
Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков төбәк җитәкчесенә бинага керү алдында урнашкан скульптур композицияләр макетларын тәкъдим итте. Алар самбо, дзюдо, билбау көрәше, ирекле һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче спортчыларны сурәтли.
Көрәш сарае республика башкаласында киңкүләм физик культура үсешенә ярдәм итәчәк һәм «Русия - спорт державасы» Халыкара форумын уздыру өчен лаеклы мәйданчык булачак, дип ассызыклады Радий Хәбиров.
- Объектны 31 августта - Уфаның 450 еллыгы көнендә ачарга планлаштырабыз. Зур бәйрәм булачак. Ә көз көне хөрмәтле кунакларның «Русия - спорт державасы» форумына килүен көтәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Көрәш сараеның идеясе - балалар һәм өлкәннәр спорт белән тагын да күбрәк шөгыльләнә алсын өчен. Объектны проектлаганда һәм төзегәндә без, әлбәттә, атлетларның һәм тренерларның республиканың Спорт көрәше федерациясе тәкъдимнәрен исәпкә алдык. Биредә шулай ук зур ярышлар һәм концертлар үткәрергә мөмкин булачак.
Фото: glavarb.ru