+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 июнь 2024, 02:45

Олимпиада призерлары саны ике тапкыр арткан

Бу – республиканың мәгариф өлкәсенә тотрыклы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе, дип белдерде Радий Хәбиров.

Олимпиада призерлары саны ике тапкыр артканОлимпиада призерлары саны ике тапкыр арткан
Олимпиада призерлары саны ике тапкыр арткан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус билгеләнештәге төркем инструкторы, 45нче аерым гвардия бригадасы сугышчысы Владислав Ухальне хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе кысаларында узды. “Бу якташыбыз – безнең кадет мәктәбен тәмамлаучы. Бүген без аны зур канәгатьлек белән бүләклибез. Республика үстергән шундый искиткеч егетләргә карап, күңел шатлана”, – диде ул.

Республика Башлыгы үз Хакимиятенә һәм муниципалитет җитәкчеләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларны иҗтимагый тормышка актив җәлеп итәргә кушты. “Хәзер егетләр әкренләп алгы сызыктан кайта башлый, кагыйдә буларак, алар – яраланган яугирләр. Алар – чыннан да, тормыш энергиясе, тәҗрибәсе һәм чын патриотизм запасы булган кешеләр.

Сүз уңаеннан, “Русия лидерлары”нда республиканың өч вәкиле бар. Аларны дәүләт һәм иҗтимагый тормышыбызга җәлеп итү турында фикер алышачакбыз”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе, Бөтенрусия укучылар олимпиадасы призерлары санының артуы – республиканың мәгариф өлкәсенә планлы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе, дип атады. Аның сүзләренчә, берничә ел эчендә олимпиада призерлары саны ике тапкыр арткан. “2020 елда алар 29 булса, быел – 52, шуларның 10ы – җиңүчеләр, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров. – Болар – әлбәттә, иң алдынгы, зиһенле кызлар-егетләр. Узган атнада алар белән вузара студентлар кампусында кызыклы сөйләшү булды. Без бергә йөрдек, бергә карадык. Аларның берсе, химия буенча халыкара олимпиада җиңүчесе Вадим Харисовның безнең медицина университетына керергә теләве бик күңелгә ятты”.

Радий Хәбиров, шулай ук, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИны күпкә яхшырак тапшырганнарын билгеләп үтте. “Бу – планлы эш нәтиҗәсе, бу – ярдәм чаралары да, мәгариф сыйфатын күтәрү дә, мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү дә. Болар барысы да балаларның тирәнрәк белем алуына китерә, объектив күрсәткечләргә йогынты ясый”, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы Спорт министрлыгына БРИКС илләренең халыкара мультиспорт уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашу оештырырга кушты. Аларда Башкортстан спортчылары 12 алтын, 7 көмеш һәм бер бронза медаль яулады. “Безнең якташлар яхшы чыгыш ясады. Мин алар белән очрашыр идем, аларны тыңлар идем. Мондый очрашулар югары казанышлар спорты үсешенә билгеле бер этәргеч бирә. Бүләкләү өчен исемлек әзерләгез”, – диде Радий Хәбиров.

Әйткәндәй, Башкортстан “Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)” федераль проектына да актив кушылды. Республикада әлеге проект кысаларында алты спорт объекты гамәлгә ашырыла. Алар – Уфада “Мед”, “Физра-Д” спорт үзәге” һәм “Физра-Р” спорт үзәге” компекслары, “Амфибия” үзәге, шулай ук Октябрьскийда бассейн һәм Стәрлетамакта “Алга” комплексы. Бу хакта спорт министры Руслан Хәбибов бәян итте.

Әлеге объектларны төзүнең гомум бәясе 3067,4 миллион сум тәшкил итәчәк. “Хәзерге вакытта ике физкультура-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылды. Объектларда спортчылар белән дәресләр алып барыла”, – диде Руслан Хәбибов.

Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, бу атнада медикларның мобиль бригадалары Благовар, Краснокама, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Дуван, Мәчетле, Ярмәкәй, Әбҗәлил һәм Бөрҗән районнарының торак пунктларына, шулай ук Нефтекама шәһәренә киләчәк. 15 апрельдән табиблар 140 торак пунктта 77 меңнән артык тикшеренү үткәргән. Нәтиҗәдә, онкология, шикәр чиренә – 1800гә якын, йөрәк-кан тамырлары авыруларына 1500 тирәсе шик ачыклаган. Барлык пациентлар да өстәмә тикшеренүгә юнәлтелгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас