Көчле яңгырлардан соң Чакмагыш районының Югары Аташ авылы зиратын су баскан.
Халык социаль челтәрләрдә зират коймасы буйлап көчле су агымын күрсәтүче видео урнаштырган. Анда суның зират эченә дә бәреп кергәне күренә.
Авыл хакимиятендә журналистларга каберләрне су басу турындагы мәгълүматны раслаганнар һәм суның инде шактый кимүен билгеләп үткәннәр.
Фото: "Башинформ"