Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның балалык чоры булмаган да диярлек, чөнки алар — сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә алар. Ул гына да түгел, һәр аткан таңга сөенеп, тормышның кадерен белеп, башкаларны да шуңа өндәп яшиләр.
Чишмә районының Слак авылында гомер итүче Милә Якупова (Вәлишина) – сугыш чоры баласы. 1940 елның 24 ноябрендә Уфа шәһәренең Черниковка районында туган. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, гаилә Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында яши, әнисенең апасы аларны үзенә алып кайта.
— Әтием кайтканчы шунда яшәгәнбез. Аннары Чишмә районының Әмин авылына кайтканбыз, әтием тумышы белән шуннан. Аның кайтуын бераз хәтерлим, ул вакытта биш яшьтә идем. Ләкин аны танымаганмын, баштарак “абый” дип йөрттем. Ул сугыштан каты яраланып кайтты: пуля аның җилкәсеннән үтеп, күзеннән чыккан. Аның бер күзе сукыр булгач, күпчелек эшләр әниебез җилкәсенә төште, — ди Милә Мидхәт кызы.
Сугыш чоры баласы булганлыктан, Милә апага бәхетле балачак тәтемәгән. Ачлык, ялангачлык – боларның барысын да үз җилкәсендә татыган. Үлән ашап үстек, ди ул.
– Алабутасы да, башкасы да калмады – әни нәрсә тапкан, шуның белән туендырган. Черек бәрәңге эзләүләрне, бәләкәй булсам да, яхшы хәтерлим. Үзебезнең бакчада беткәч, кеше бакчаларыннан эзли идек. Аннан әни кәлҗемә пешерә. Җәйгә чыксак, үлән ашап көн күрдек. Без күргәннәрне киләсе буыннарга күрергә язмасын, — ди ул.
Милә алты яшендә Әмин авылындагы мәктәпкә укырга бара. Анда да үз кыенлыклары күп була: ачлыктан тыш, ялангачлык: киемне әнисе үзенең күлмәгеннән теккән, ә аякта — чабата, аңа да су үтә, өстәвенә, тиз туза.
Әтисе кайткач, гаиләдә бер-бер артлы тагын өч бала туа. Әнисе колхоз эшендә: аңа сугыш чорында комбайнда да, тракторда да эшләргә туры килә, II төркем инвалиды булган әтисе дә төрле эшләрдә йөри, шуңа туганнарын карау тулысынча диярлек яшь кенә кызның иңнәренә ята. Әнисе белән Уфага көянтәләп катык сатарга йөрүләрен дә яхшы хәтерли. Ашарга әзерләү дә гаиләдәге өлкән кызга төшә. Әтисенең яраткан ризыгын — умачны ул гына әзерли.
Җидееллык Әмин мәктәбен тәмамлагач, күрше Арслан авылына йөреп укый. Укуын арытаба дәвам итү теләге булса да, язмыш үзенчә хәл итә.
Авыр еллар булуына карамастан, кичләрен яшьләр урындагы клубка җыела. Концертлар куялар, моңлы тавышка ия Милә дә аларда актив катнаша. Өстәвенә, гармунда да оста уйный. Шулай ук атнага бер авылга кино килә. Киномеханик – Чакмагыш районының Митрәй-Әюп авылы егете Малик Мусин чибәр кызга тәү караштан гашыйк була һәм аны урлап алып кайта. Ләкин кыз шул ук төнне качып кайтып китә. Кайтуына бер сәгать тә үтми, Малик артыннан килеп җитә һәм кызның әти-әнисенең ризалыгын алып, яшьләр өйләнешәләр. Бергә авыллар буйлап кино күрсәтеп йөриләр: Миләгә дә эш табыла, ул — кассир. Бераздан Үзбәкстаннан кайткан икетуган апасы аларны үзе белән Наманганга алып китә. Биредә уллары Марат туа. Ләкин икесе дә туган ягын сагынуга түзә алмый, ике елдан яшь ярымлык уллары белән кире кайталар, эшкә урнашалар. Шулай тормыш җайланып китте генә дигәндә, Малик фаҗигале вафат була: агач төялгән тракторы белән кайтып килгәндә, ул авып, яшь ир трактор астында кала. Яшь хатынның күңеле сизенгәндәй, таң белән баласын күтәреп, ирен эзләргә чыгып китә. Алкинога таба 15 чакрымны җәяүләп үтә. Станциягә килеп җиткәч, ике хатынның сөйләшүен ишетеп кала: яшь кенә ир, исемен дә телгә алалар, Йоматау белән Алкино арасында трактор астында калган, дип сөйлиләр. Моны ишетеп, алар янына килә. Шул вакытта бу хәбәрне җиткерергә китеп баручы җизнәсен очрата һәм барысы да ачыклана. Аяз көнне яшен суккандай була бу хәл. Яшь баласы булган тол хатын тормышның мондый сынавына әзер булмый. Ләкин сабырлыгы, якыннарының ярдәме белән бу авыр чорны да үткәреп җибәрә.
Милә Уфа шәһәрендәге “8 март” тегү фабрикасына эшкә урнаша. Ә кечкенә улы әни-әтисе тәрбиясендә кала. Атна саен кайтып йөри. Шунда эшләгәндә булачак тормыш иптәше Ремдатның сеңлесе белән дуслашып китәләр. Бер-берсенә кунакка кайтып йөриләр. Бер кайтуында кире җибәрмиләр: шулай итеп, Чишмә районының Слак авылына килен булып төшә.
— 62 ел шушында дөнья көтәм. Аллаһка шөкер, матур яшәдек, тагын өч балабыз: Эльвира, Миләүшә, Альбина туды. Алар барысы да лаеклы кешеләр булып үсте, тормышта үз урыннарын табып, матур гомер итәләр, — ди Милә апа, балаларының уңышларына сөенеп.
Шәһәр тормышына күнегеп килгән хатын янә тормыш рәвешен алыштыра: урындагы фермада сыер савучы, лаборантка булып эшләп, 1995 елда хаклы ялга чыга.
Каенанасы белән бер түбә астында 35 ел бик тату гомер кичерәләр. Аны Милә апа рәхмәт сүзләре белән генә телгә ала: балаларымны тәрбияләште, кайтуыбызга ризык һәрвакыт әзер булды, бер авыр сүз ишетмәдем, урыны оҗмахта булсын, дип догаларын да юллап алды.
Фермадагы эшчәнлектән тыш, авылның мәдәни тормышында да актив катнаша Якуповлар: Милә апа – матур итеп җырласа, Ремдат абый биергә ярата, үзешчәннәр җыелышып күрше авылларга барып, концертлар куя, татар халык йолаларын күрсәтәләр. Шулай матур итеп, кулга-кул тотынышып, 54 ел күркәм гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, югалтулар да урап узмый Милә Мидхәт кызын: биш ел элек 60 яшендә улы Марат мәрхүм була, тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчүенә дә 9 ел үткән. Ләкин Милә Мидхәт кызы ялгыз түгел: өч кызы, 9 оныгы, 12 турунының даими игътибары һәм кадер-хөрмәтендә яши.
Олы яшьтә булуына карамастан, мәдәни чараларда да катнаша, шигъри юллар белән изге теләкләрен юллый, моңлы җырларын бүләк итә. Мин үзем дә Милә апа белән берничә ел элек Чишмә районындагы чараларның берсендә танышкан идем. Аның шундый ипле, акыллы фикерле, моңлы һәм бик актив булуы мине таң калдырды. Җыр-моңга сәләте нәселдән килә. Күренекле шагыйрь, фольклорчы, халык чәчәне Сәет Исмәгыйлев нәселеннән бит ул. Әнисе, аның сеңелләре дә моңлы тавышка ия булган, Милә апага һәм аның кызларына да күчкән бу сәләт.
— Язмышыма үпкәләмим. Балачагым авыр булса да, Аллаһка шөкер, картлыгым бәхетле минем, — ди Милә Мидхәт кызы. – Шулай да, без күргәннәрне киләсе буыннар күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын, махсус хәрби операция дә тизрәк тәмамланып, балакайларыбыз исән-имин Җиңү белән әйләнеп кайтсын, — дип изге догаларын укый ул.
— Безнең әнкәй — ачык йөзле, киң күңелле, тормышка гашыйк кеше, ул бүген дә шундый булып кала. Без аннан үрнәк алабыз. Беркайчан да аның зарланганын ишеткәнем юк, безнең эш-мәшәкатьләрне җиңеләйтү өчен көченнән килгәннең барысын да эшләде, әле булса безгә ярдәм итәргә тырыша. Шуңа оныклары, туруннары да аны өзелеп ярата, ул аларның уңышларына сөенә, аларга хәер-фатыйхасын бирә. Без аның белән горурланабыз, — ди безнең сөйләшүебезне тыңлап утырган кызы Альбина.
Үз йортында барлык эшләрне дә үзе башкара. Балалары кайтуына тәмле-тәмле ризыклар әзерли. Бакчасы да тәртиптә, бер чүп күрмәссең, кош-кортын да асрый. Ә кышкы кичләрне кул эшләре белән үткәрә. Хәзер йортының һәр почмагын бәйләнгән әйберләр бизи. Һәрбер көнен дога белән башлый һәм кичен дә Коръән сүрәләрен укып, якыннарының исәнлеген, ил иминлеген теләп дога кыла Милә апа. Әнисе яклап картәтиләре Фәттаховлар дини кешеләр була, аларның тәрбиясенең йогынтысы бу. Барлык догаларны ул кечкенәдән алардан өйрәнгән.
Сугыш чоры балалары – алар башка. Авыр сынаулар үтеп тә, сынмаганнар, сыгылмаганнар. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар. Шундый апа-абыйлардан үрнәк алсак икән!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.