+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июнь 2024, 10:55

"Журналистика остаханәсе" гәзит редакцияләрен янә җыя

Бүген Бакалы районында есрубликаның төньяк-көнбатыш төбәгендәге журналистлар семинары старт алды.  

"Журналистика остаханәсе" гәзит редакцияләрен янә җыя"Журналистика остаханәсе" гәзит редакцияләрен янә җыя
"Журналистика остаханәсе" гәзит редакцияләрен янә җыя

Бүздәк, Бакалы, Благовар, Шаран, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнары редакцияләренең баш мөхәррирләре, журналистлары, тәҗрибәле спикерлар һәм «Башкортостан Республикасы» нәшрият йортының үзәк аппараты хезмәткәрләре тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга һәм укырга җыелдылар.

Бакалы районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юлай Зыязетдинов безнең тормышта киңкүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте гаять зур булуын билгеләп үтте.
- Бакалылылар үз районнарын яраталар, укыйлар, ышаналар! - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук пленар өлештә «Башкортостан Республикасы» предприятиесе генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев, медиа директор Ринат Шәйбәков, баш икътисадчы Айгөл Абдуллина һәм бүлек җитәкчесе Айнар Байбулатов чыгыш ясады.
Предприятие җитәкчеләре журналистларны бүләкләде, эш өчен махсус җиһазлар тараттылар, басма матбугат чараларының киләчәге һәм икътисади хәл турында сөйләделәр.

Шулай ук семинар кысаларында осталык дәресләре һәм төрле секцияләр эше уза, анда журналистлар исемнәрне ничек дөрес язарга, яхшы фото төшерергә, аудиториянең игътибарын ничек җәлеп итәргә, ясалма интеллектны ничек кулланырга һәм башка күп нәрсәләрне өйрәнәләр.

Исегезгә төшерәбез, журналистлар семинары Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды гранты исәбенә оештырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас