Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 4842 хәбәр теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 445кә кимегән.
Беренче урында –─ юллар. Халык һаман да юлларны ремонтлау, чокырларны ямау, юлны су басуга зарлана. Икенче урында ─– төзекләндерү мәсьәләләре. Иң күп хәбәрләр территорияләрне җыештыру буенча: халык иске агачларны кисүне үтенә. Шулай ук җәмәгать киңлекләрен һәм ихата территорияләрен төзекләндерүне сораучылар күп. Торак-коммуналь хуҗалык темасы топ-3не тәмамлый. Уфа, Федоровка, Туймазы, Благовар, Әлшәй, Гафури, Калтасы районнары, Нефтекама һәм Уфа халкы су булмаудан зарлана. Шулай ук, ут сүнү һәм түбәләрдән су агу турында да язганнар.
Менә берничә хәл ителгән проблема. Нефтекамада халыкның социаль челтәрләрдәге зарыннан соң Мәдәният һәм ял паркындагы балалар мәйданчыгында уен җиһазлары ремонтланган. Мөрәҗәгатьтә таучыкларда ватылган урыннар бар, дип хәбәр иткәннәр. Аны Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Нефтекама шәһәре хакимияте эшкә алган. 19 июньдә “тау”лардагы тишекләрне сыек пластик белән ремонтлаганнар һәм хәзер уен җиһазларының хәвефсез булуы турында хәбәр итәләр.
Уфаның Октябрь районындагы Курган урамында коммуналь хезмәтләр юлны ремонтлаган. Социаль челтәрләрдә шушы юлга кайчан игътибар итәрләр, дигән сорау биргәннәр. 11 июньдә Уфаның Октябрь районы коммуналь хезмәтләре Курган урамы буенча юлны асфальт валчыгы белән күмеп куйган.
Бәләбәйнең “Җырлаучы чишмәләр” паркына куелган самолет буялган. Бу эш социаль челтәрләрдә теркәлгән хәбәрдән соң башкарылган. “Самолетка карарга да куркыныч. Бу безнеңчә түгел”, ─ дип язган бер ир. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, Бәләбәй шәһәре хакимияте эшкә алган.
14 июньдә “Наследие” учреждениесе хезмәткәрләре “Җырлаучы чишмәләр” паркында урнаштырылган МИГ-21 самолетын буяган. Бу хакта язган кешегә актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерелгән.
Ә Уфаның Дим районында авария хәлендәге агачны кисеп алганнар. Социаль челтәрләрдә берәүнең хәбәрен ЦУР роботы тоткан. Ир-ат коры агачның юл читенә сынып төшү һәм кешеләрне имгәтү ихтималын белдергән һәм аны кисеп ташлауны үтенгән. Проблеманы башкаланың Дим районы хакимияте һәм район коммуналь хезмәткәрләре хәл иткән.
Октябрьский шәһәрендә Мулла бистәсе халкы үтенече буенча елга аша күпер ремонтланган. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьне 6 июньдә Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Октябрьский шәһәре хакимияте аны эшкә алган. Муллада күперне актив кешеләр ясап куюы һәм аның муниципаль милеккә кермәве ачыкланган. Әмма, урындагы халыкның аннан актив файдалануын аңлап, хакимият каршы килмәгән, һәм 13 июньдә “Төзекләндерү” учреждениесе хезмәткәрләре күперне ремонтлаган. Шулай ук, халыкка Урындагы башлангычларга ярдәм программасыннан файдаланырга һәм елга янында юлны төзекләндерергә тәкъдим иткәннәр.
Мәләвез шәһәрендә социаль челтәрләрдә халыкның мөрәҗәгатеннән соң Бурангулов һәм К. Маркс урамнары киселешендә җәяүлеләр кичүе төзелгән. Бу эшне Мәләвез районы хакимияте һәм шәһәрнең юл хезмәте эшчеләре башкарган.
Нефтекамада Ленин урамы, 19а адресы буенча юл җимерелә башлаган. Юлдагы чокыр һәм аны ашыгыч рәвештә ремонтларга кирәклеге турында 15 июньдә социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз язган. “SOS” сигналыннан соң “Чисталык һәм тәртип хезмәте” учреждениесе белгечләре урынга чыгып, участокны әйләндереп алган. Бу территориянең шәхси булуы һәм бер эшкуарга караганлыгы ачыкланган. Хакимият хезмәткәрләре аның белән элемтәгә кереп, чокырны күмү зарурлыгын искәрткән. 20 июньдә проблема хәл ителгән.