26 июньдә Магнитогорскидан ике сәяхәтче шарлавыкка исән-имин барып җитә, ә менә кире кайту юлында сукмактан читкә төшәләр һәм адашалар, өстәвенә аларның машинасы пычракка батып кала. Бу хакта “Сибайский рабочий” хәбәр итә.
Караңгы төшкәч, ир белән хатын элемтә булган урынны таба һәм 112 номерына шалтырата. Төнге сәгать икеләр тирәсендә Сибай коткаручылары аларны эзләп таба һәм шәһәргә кадәр озата бара.
- Магнитогорск туристлары смартфондагы кушымтаны кулланып, безгә үзләренең геолокациясен тапшырдылар, һәм бу эзләү эшебезне шактый гадиләштерде, шуңа күрә мобиль җайланмаларда булган картография сервисы кушымталарыннан файдалана белү бик мөһим, - дип билгели Сибай эзләү-коткару бүлекчәсе җитәкчесе Бүләк Ишемгулов.