Даян Мурзин Рига хәрби-пехота училищесы курсанты була. Бөек Ватан сугышы елларында Даян Баян улы Гитлерның шәхси дошманы дип атыйлар. Ул легендар разведчик, диверсант һәм партизан иде. Аның турында күп кенә илләрдә фильмнар төшерелгән, китаплар язылган. 1951-1953 елларда Даян Мурзин Стәрлетамак шәһәре прокуратурасында эшләгән.
Бюстны ачу идеясе Д.Б. Мурзин исемендәге «Кара генерал» тарихи-патриотик иҗтимагый оешмасы рәисе Артур Рәҗәповныкы. Бюстның авторы танылган Уфа скульпторы Илдус Закиров. Мондый бюстны Кушнаренко авылында ясаган, анда Даян Баян улы укытучы булып эшләгән. Миякә районындагы «Боевая конь Керчь», Мишкә районындагы Гази Заһитов һәйкәле һәм Уфадагы Артур Әхмәтхановка һәйкәл кебек эшләр дә әлеге авторныкы.
Бюстны ачу тантанасында Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов, шәһәр прокуроры вазыйфасын башкаручы Евгений Горбунов, Стәрлитамак шәһәре һәм районы хәрби комиссары Сергей Сафонов, Даян Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Хәрби фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Рамил Рәхимов, проектны оештыручылар - Д.Б.Мурзин исемендәге «Кара генерал» иҗтимагый оешмасы рәисе Артур Рәҗәпов, ве6тераннар оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, укучылар һәм студент катнашты.
Рөстәм Газизов билгеләп үткәнчә, Даян Мурзинга бюсты нәкъ менә 29 июньдә очраклы гына ачылмаган. Бу - партизаннар һәм подпольщиклар көне.
- Партизан хәрәкәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертте. Мин проектны оештыручыларга һәм авторларга рәхмәт белдерәм. Бу бюст - бүгенге буын ирекле һәм бәйсез дәүләттә яшәсен өчен барысын да эшләгән кешегә хөрмәт күрсәтү, - диде Рөстәм Фәрит улы.
Даян Мурзинның оныгы Альбина Игоревна оештыручыларга, инициаторларга һәм бюст куюга катнашы булган барлык кешегә рәхмәт белдерде.
- Даян Баян улы үз иленең чын патриоты иде. Гомере буе ул Ватанга хезмәт итәргә һәм кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Ышанам ки, хәзер ул шундый сүзләр әйтер иде: безнең эшебез хаклы, җиңү безнең якта булачак, - диде ул.
Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимияте