Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәләвез буенча бүлегенә гариза белән 1995 елда туган кеше мөрәҗәгать итә. Ир февральдән башлап инвестицияләргә акча кертә, әмма вакыт узу белән аларны ала алмый. Кураторлар дип аталган кешеләр элемтәгә керүдән туктагач кына гариза бирүче үзенең аферистлар белән элемтәдә булганлыгын аңлаган. Ул җинаятьчеләр кулына кредит итеп алынган 3,5 млн сумга якын акчасын бирергә өлгергән.
Илеш районы полициясенә 53 яшьлек ир алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Былтыр августта аның кесә телефонына үзен зур фирма хезмәткәре дип таныштырган билгесез кешедән шалтыратулар килә башлый. Инвестиция платформасында югары керем вәгъдә итеп, мошенниклар иргә счет ачарга һәм анда акча кертергә тәкъдим итә. Шулай итеп, 3 млн сумга якын акча урланган.
Кадерле гражданнар! Уяу булыгыз һәм таныш булмаган номерларга ышанмагыз. Акчагызны саклагыз һәм шикле инвестицияләрдән сакланыгыз. Онытмагыз, уяулык һәм саклык - мошенниклыкка каршы көрәштә сезнең иң яхшы дусларыгыз!
Фото: башинформ